БЕЗГӘ ЯЗАЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Федотовка мәктәбен җитәкләүче ханым барысына да өлгер, җитеш
Үзең бик белемле, акыллы булсаң да, кешене нәрсәгәдер өйрәтү җиңел эш түгел. Сабырлыкның мәрмәрдәй ныгын сорый торган хезмәт бу. Шуңа күрә, укытучылар турында зул юлга чыгаручылар, кеше итүчеләр дип, матур шигырьләр язалардыр да. Сүзем 20 елдан артык Федотовка мәктәбендә балалар укыткан, хәзерге вакытта директор вазыйфасын башкаручы Валентина Семёновна Кириллова турында...
-
Ни өчен маймыл агач башыннан төшкән (укучыбыз фикере, уены-чыны бергә)
Февраль аенда эволюция теориясенә нигез салган Чарльз Дарвинның тууына 209 ел булды Аның теориясе аркасында халык икегә бүленде. Белгәнебезчә, ул җирдә тереклек килеп чыгышын гади төзелештән катлаулыга бара, дип өйрәткән. Аныңча, маймылның баш мие зурайган саен, ул әкренләп кешегә әверелгән. Кемдер моңа ышана, кемдер юк. Кайберәүләр Дарвин ялгыша, аның теориясендә...
-
Зеленая Рощада интернационалист сугышчыларны искә алдылар
Зеленая Роща авылы китапханәсендә интернационалистлар һәм хәрби сугышчыларны искә алу кичәсе узды. "Безне хәтер җыйды" дип аталган кичәгә мәктәптән класс җитәкчеләре Гөлфия Мифтахова белән 9 сыйныф укучылары һәм Әфганстанда хезмәт итүчеләр килде. Шулай ук интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Марат Хөсәеновның әнисе - Миннур апа Галиева да катнашты. Миннур...
-
Мөэмин-Каратайда узган елга нәтиҗә ясадылар (фотолар)
Заманында Мөэмин исемле ир-егет нигез салган Мөэмин-Каратай авылы халкы февральнең бурансыз, юлларга мамык карлар түшәлгән матур бер көнендә мәдәният йортына җыелды. Авылга, аның язмышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр монда карала. Ә бүген исә безнең мәдәни үзәктә ел йомгакларына багышланган авыл җыены. Авыл башлыгы Әнисә Ханнанова чыгышында әйтеп узганча, биредә 153 хуҗалык...
-
Урмышлыда Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган иҗади кичә узды
Туган телләр айлыгы кысаларында Урмышлы мәктәбендә шактый гына чаралар үткәрелеп килә. Шундыйларның берсе 2018 елның 9 февралендә Урмышлы авылы китапханәсендә Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Кичә барышында китәпханәче Гөлия Галиева...
-
Керкәлеләр "Аулак өй"дә күңел ачты (фотолар)
Авыл артистлары күптән түгел безне "Аулак өй" бәйрәменә җыйды. Шәһәрдән Равил Гыйматдинов та төркеме белән килгән иде. Без, бер гаилә сыман, авыл китапханәсе бүлмәсендә дүртпочмаклы өстәлләрне "түгәрәкләп", тезелеп утырдык. Ничек рәхәтләнеп ял иттек без ул көнне. Равил яңа, эчтәлекле, әти-әни нигезенә багышланган җыры белән безне балачакка кайтарса, Марсель Зарипов яшьлегебезгә...
-
Түбән Чыршылы – Федотовка дуслыгы
Без күршеләребез Федотовка авылы керәшеннәре һәм Кузьминовкада яшәүче төрле милләт халкы белән дус яшибез. Бу элек-электән шулай килә: әби-бабаларыбыз алыш-биреш тә ясаганнар, үзара кунакка да йөрешкәннәр. Шушы көннәрдә Түбән Чыршылы мәктәбендә Федотовка авылы укучыларын һәм укытучыларын чакырып очрашу уздырдык.Татар һәм керәшен җырлары-биюләре, милли уеннарын, киемнәрен күрдек. Сөйләшеп-аралашып утырдык. Керәшеннәр сөйләшкәндә...
-
Лениногорск музеенда кунакка йөрешергә өйрәтәләр (ФОТОЛАР)
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Тарихка кагыл" дигән музей программасы кысаларында берсеннән-берсе кызыклы чаралар үтеп тора. Төрле милләтләр бер-берсе белән ничек аерыла. Дөрес: тел, кием, аш-су, гореф-гадәтләр белән. Бер милләт икенчесе турында күбрәк белсен өчен нишләргә кирәк. Дуслашырга, аралашырга һәм кунакка йөрешергә. Әнә шулай дип музей хезмәткәрләре үзләренә дәрескә килгән...
-
ТӨННӘР БУЕ ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙ ЯТАМ...
Нигәдер йоклый алмыйм. Борсаланып яту туйдыргач, тордым да тәрәзә янына килеп бастым. Төнге өч. Урамнар якты, талгын гына кар ява. Кыш килергә чыккан ахры. Бик салкын булыр микән инде? Имеш-мимеш күп тә... Менә дигән кыш булыр әле! Урамда бер кеше юк. Бөтенесе тәмләп йоклый, мин генә... Ә юк, күрше йортның...
-
Лениногорскилылар ана капиталыннан түләү алачакмы?
Быелдан башлап, икенче бала өчен ана капиталыннан түләүләр алып була, дип ишеттем. Шул хакта аңлатсагыз иде. Ләйсән Миргалиева Сорауга Лениногорск Пенсия фондының исәпләү бүлеге начальнигы Раилә Латыйпова җавап бирә. - 2018 елдан башлап Пенсия фонды ана капиталыннан түләү алу өчен гаризалар кабул итә. Мондый матди ярдәм гаиләдә икенче бала 2018...
-
Керкәле мәктәбе корабының капитаны - Әкрәм Гыйләҗев зур юбилеен билгеләп үтә
Керкәле авылы яныннан узып киткәндә, күз уң яктагы ике катлы мәһабәт бинага - Керкәле мәктәбенә төшә. Гадәттәгечә капканың ике канаты да тутырып ачык. Шау-гөр килеп балалар белем иленә ашыга. Анда аларны яраткан апа - абыйлары, шушы белем учагында 35 нче кышын каршы алган мәктәп директоры Әкрәм Гата улы Гыйләҗев каршы...
-
Федотовкада Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр (фотолар)
7 январь көнне Федотовка мәдәният йортында Раштуа бәйрәме үтте, дип хәбәр итәләр әлеге авылдан. Бәйрәмдә театр түгәрәгенә йөрүче балалар көче белән әзерләнгән "Рождественская ёлка" дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итте. Бәйрәмгә Кыш бабай да килде. Кыш бабай шигырь сөйләгән балаларга лотерея билеты һәм конфетлар таратты. Кыш...
-
Урмышлы мәктәбендә Экология елына нәтиҗә ясадылар
2017 нче ел Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән иде. Мәктәптә, табигатькә карашны уңай якка үзгәртү өчен экология елын үткәрүне генә көтеп тормый безнең мәктәп укучылары. Ел дәвамында " Кошлар көне", "Урман көне", "Яшә, чишмә!" операцияләре, "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре, экологик өмәләр, табигать фәннәре атналыклары үткәрәбез,табигать байлыкларыннан...
-
Кирлегәч балаларына Яңа ел шатлыгы килде (ФОТОЛАР)
Кирлегәч авылында балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән бәйрәм бик кызык булды. Балалар шатланды, күңелләре булды, дип хәбәр итә Минзилә Вәлирахманова. Автор фотолары
-
Түбән Чыршылылар яңа төр гимнастика белән шөгыльләнә (ФОТОЛАР)
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" девиз белән Түбән Чыршылыда өлкән буын кешеләре үзләренең сәламәтлеген ныгыту өстендә эш башлап җибәрделәр . "Сулыш гимнастикасы" белән шөгыльләнү өчен менә дигән тренерыбыз, инде хәзер пенсиядә булган физкультура укытучысы Ганиева Альбина Рауф кызы да нәкъ шушы методика белән шөгыльләнә икән. Өлкән кешеләргә физик күнегүләр авыр бирелә, ә...