БЕЗГӘ ЯЗАЛАР
Куакбаш китапханәсендә кызыклы кичә үтте (фотолар)
Куакбаш авылы китапханәсендә «Халкыбызның иҗат сандыгы» дип аталган кичә үтте.
Кичәне китапханәче Гүзәлия Мифтахова итуган телгә багышланган канатлы сүзләр белән башлап җибәрде. Аннан соң бик матур итеп эшләнгән тылсымлы сандыкны ачып, балаларны Татар халык авыз иҗатына караган китаплар белән таныштырды. Анда татар халык мәкальләре, табышмаклары, әкиятләре белән беррәттән, балаларга әле...
Куакбаш авылы китапханәсендә «Халкыбызның иҗат сандыгы» дип аталган кичә үтте.
Кичәне китапханәче Гүзәлия Мифтахова итуган телгә багышланган канатлы сүзләр белән башлап җибәрде. Аннан соң бик матур итеп эшләнгән тылсымлы сандыкны ачып, балаларны Татар халык авыз иҗатына караган китаплар белән таныштырды. Анда татар халык мәкальләре, табышмаклары, әкиятләре белән беррәттән, балаларга әле бик үк таныш булмаган бәетләр, мөнәҗәтләр китаплары да бар иде.
Кичәнең кунаклары Флүзә апа Фәрхетдинова кызы Әдилә белән «Ана һәм бала» турында бик матур мөнәҗәт әйттеләр. Сәлмәнова Рәхимә апа әйткән мөнәҗәтне дә балалар бик җылы кабул иттеләр. Әле 4 сыйныфта гына укучы Сәлмәнова Азалиянең яттан әйткән догасын иптәшләре тын да алмыйча тыңладылар. Клуб мөдире Минзилә Әхмәтова татар халкының борынгыдан килгән уеннары «Йөзек салыш» һәм «Түбәтәй» уеннарын оештырды.
Кичә бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
Гүзәлия Мифтахова
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев