"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Укымыйча “бишле” алдым
Тарих дәресе. Ялкауланыпмы, әллә укырга теләмәүдән, бирелгән теманы укымыйча төштем. Нигә соң әле гел мин генә укыйм, башкалар да укысын. Укытучыбыз Хәмит абый, барысыннан да сорый башлады. Ләкин ник берсе укысын! Миңа чират җитте. Нишләргә? "2"ле дә аласы килми. Хәмит абый янына чыгып бастым. Каушата, нәрсә сөйләргә белмим. Әле ярый,...
-
“Акыллы” Интернет
Интернет яхшы һәм файдалы әйбер. Мәсәлән, сиңа мәкальләр яки табышмаклар табарга кирәксә, интегеп китаплардан эзлисе юк: Интернетка керәсең дә, үзеңә кирәк мәгълүматны сайлап кына аласың. Яки бирделәр ди, реферат язарга, кирәкле мәгълүматны Интернетта табасың, аны җентекләп тикшереп, барысын бергә җыеп, вакыт югалтмыйча, менә дигән реферат язасың. Элекке заманнарда кешеләр хат...
-
Яшь талантлар
Хөрмәтле "Заман сулышы" газеты редакциясе! Сезгә Яңа Иштирәк мәктәбе "Кыңгырау" сәхифәсенә балаларның иҗат җимешләрен җибәрә", - дип язганнар иде безнең электрон почтага килгән хатта. Барлыгы җиде шигырь туплап җибәргәннәр. Арада икенче сыйныф укучылары тарафыннан язылганнары да, VII - IX сыйныф укучылары иҗат икәннәре дә бар. "Сәйяр" драма түгәрәге әгъзалары тарафыннан...
-
Тимәгез йөрәгемә...
Айларны, елларны чорнадым, Түм-түгәрәк булды елларым. Ел йомгагым түм-түгәрәк булды, Аңа төргәч күңелем җырларын. Тәгәрәп лә китсә йомгагым, Чәчелмәсләр микән уйларым? Шатлыктан гына тормый елларым, Яшемә манып яздым җырларым. "Сихри", - дидем, ул тылсымлы иде, Елатты да, юатты да мине. Алтмыш елымны бит чорнадым, Шул йомгакны кем соң урлады? Җыр...
-
Кыш
Тышта салкын, Буран уйный, Ябалак-ябалак кар ява. Кышның шундый табигате Һәркемне сокландыра. Ә балалар тауга чаба, Чана, чаңгы шуарга. Өстәвенә артларыннан Акбай да ияреп бара. Әй, шуалар балалар, Рәхәттә соң кыш көне! Дуслар белән бергә шугач, Һәркемгә дә күңелле.
-
Саф һавада
Кыш көне саф һавада Шатланабыз, көләбез. Чаңгыларны киябез дә, Биек тауга менәбез. Шуа торгач чаңгыда Онытканбыз сәгатьне. Эзләп килеп артыбыздан Бирде әти кирәкне.
-
Дустыма
Авылда яши дустым, Акбай аның исеме. Шундый исемне куштым, Исемендә - җисеме. Бик ягымлы маэмаем, Сарыла аягыма; Мине күрсә, Акбаем Карамый як-ягына. Дустым миңа тугры бик, Калмый минем артымнан. Чын дусны әйтәләр бит, Кадерле дип, алтыннан. Эт эчәгесе тамыры Үсеп чыга тирәннән. Акбаем кебек тугры, Дусларым бар тирәмдә. Дуслар белән...
-
Каймакка коенган (юмористик хикәя)
Бу хәл минем әниемнең әнисенең кайнанасы белән була. Килен мәктәпкә эшкә китә, ә кайнана ул кайткан төшкә эш кимесен әле дип, сепарат аертырга утыра. Ике чиләк сөтнең каймагы да шактый жыела. Ул заманнарда әле суыткыч дигән нәрсә булмаган, булса да бик хәлле кешеләрдә генә. Шуңа сөт, каймак кар базларында сакланган....
-
Ләйлә Фәрзетдинова: “Теләгем – танылган артист булу”
Карап торышка гади генә кыз бала. Үз-үзен чит кеше белән тотышы да, кием-салымы да яшьтәшләренекеннән аерылмый. Хәтта, чәченә матур итеп бант та бәйләп куйган. Ул нибары VI сыйныфта гына укый шул әле. Әмма аны Лениногорск районы гына түгел, Казан тамашачысы да ярата. Нәрсә дим - акыллы һәм талантлы кыз! Әңгәмәдәш:...