"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Юл иминлеген – кечкенәдән
"Җиләккәй" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре белән "Юллар имин, адымнар нык булсын" дип аталган конкурс үтте. "Балалар конкурста бик теләп катнашты. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тирәнәйтте, сорауларга җавап бирде, уеннарда катнашты", - дип хәбәр итә 26 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре.
-
Әкият дөньясына – сәяхәткә
Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә 6 нчы мәктәпнең I сыйныф укучылары белән очрашу узды. Ул француз балалар язучысы Шарль Перроның әкиятләре буенча сәяхәт формасында үтте. Сәяхәт барышында беренчеләр язучы турындагы белемнәрен тирәнәйтте. Балалар өчен иң күңеллесе "Красная шапочка" курчак театры булды.
-
Күңелләрне нурга төргән бәйрәм
Халыкара туган тел көне уңаеннан В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә зур бәйрәм кичәсе узды. VI "А" сыйныф укучылары V-VII сыйныфлар өчен "Аулак өй" тамашасын күрсәтте. Милли киемнәргә киенгән кыз һәм егетләргә карап, сокланып туймаслык иде. Алар бу тамашаны оста итеп уйнадылар. Мисал өчен, Ләйсән Хаҗиева әби ролен бик матур итеп килештерде....
-
Әни бәйрәме
Бүген бәйрәм, бүген шатлык - Бүген әни бәйрәме! Әнине шатландырырга Алдым чәчәк бәйләме. Әни, сине чын күңелдән, Котлыйм бүгенге көндә. Һаман шулай, матур итеп Яшәргә язсын бергә!
-
Өебезнең яме
Әбиемнең исеме - Елена Ивановна. Ул балалар бакчасында эшли. Әбиемә 58 яшь булса да, ул барысына да өлгерә: безгә тәмле ашлар пешерә, дәресләр әзерләргә булыша. Ә кич белән бергә кызыклы тапшырулар карыйбыз. Без әбием белән стадионга, урманга, паркка бергә ял итәргә йөрибез. Әбиемнең иң яраткан шөгыле - гөлләр үстерү. Ул...
-
Әбиемә
Киң күңелле, тәмле телле, Әбекәем бар минем. Икәү бергә шатланып, Сөйләшәбез көн буе. Һәр көн саен шалтыратасың, Син бит миңа - зур терәк. Картайма әле, йөзгә җит син, Син бит миңа бик кирәк! Әбекәем, бәйрәмнәрдә, Түрдә булсын урының. Тынычлыкта, иминлектә Үтсен синең гомерең.
-
Йомшаккай
Песи, песи, пескәем! Бигрәк йомшак инде син. Шундый йомшак булганга, Бик яратам сине мин. Минем бик матур, йомшак, акыллы песием бар. Аның исеме - Йомшаккай. Мин аны кечкенә вакыттан ук карап үстердем. Йомшаккай кара төстә, ә тәпиләре ак. Ул ак оекбаш кигән кебек. Песием минем янымда сырпаланырга,иркәләнергә ярата. Кичтән минем...
-
Якын дустым
Минем якын дустым бар. Ул - кечкенә генә маэмай. Аның кушаматы да матур, яңгыравыклы: Граф. Ул аклы-каралы төстә. Графның күзләре төймә кебек, колаклары бик сизгер, койрыгы йонлач. Ул кечкенә булса да, усаллыгын күрсәтә белә. Чит кеше керсә, өрә, хуҗа икәнлеген белдерә. Граф уйнарга бик ярата. Мине мәктәпкә озатып кала, кайтканымны...
-
Сәнгать күгендәге йолдызлар
Иң яхшы җырчыны, биючене, шигырь укучыны ничек ачыкларга? Өстәмә белем бирү үзәгендә моның серен яхшы беләләр. "Фа Солька" муниципаль конкурсы ярдәмендә алар сәләт ияләрен киң җәмәгатьчелеккә танытты. Бәйгедә, авыл мәктәпләре, балалар бакчаларыннан 4-12 яшьлек кызлар һәм егетләр катнашты. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча концерт рәвешендә узды: "Нәфис сүз", "Хореография", "Музыка инструментында...
-
Урман – табигатьнең «үпкәсе»
Авылыбыз китапханәсендә "Урман - илебез байлыгы" дип аталган кичә үтте. Анда мәктәпнең IX сыйныф укучылары катнашты. Гади генә кичә түгел иде ул. Укучыларны кызыксындыру, урман-кырларга карата сакчыл караш, патриотлык хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, аны үзенчәлекле итеп оештырырга тырыштык. Һәр катнашучы агач булып киенеп, үзләренең нинди агач булуы турында сөйләргә тиеш...
-
«Шигъриятле Шөгер төбәге»
Хәзер еш кына: "Балалар китап укырга яратмый. Аларны кәрәзле телефон һәм Интернет уеннары гына кызыксындыра", дигәнне ишетергә туры килә. Ә менә мин алай димәс идем. Чөнки йотлыгып китап укучы, иҗатка мәхәббәт тотучы балалар бар әле. Моның шулай икәнлегенә 11 нче гимназиядә үткән "Шигъриятле Шөгер төбәге" шигырь конкурсына баргач төшендем. Ул...
-
Туган телдән язмыйк
Шәһәребезнең 3 нче "Кояшкай" балалар бакчасында дүрт төркем эшли, анда бүген 92 бала тәрбияләнә. Шуларның өчесе - саф татар төркеме. Монда тәрбия һәм белем бирү өчен бөтен уңайлыклар булдырылган. Бакча мөдире Гөлүсә Габдерәүф кызы Галимова татар төркемнәрен киләчәктә дә ачу ягында. Татар теленә игътибары һәм ихтирамы, безгә, тәрбиячеләргә, һәрдаим ярдәме,...
-
Китапмы, компьютермы?
Февраль ае бәйрәмнәргә бай: Халыкара туган тел көне, Ватанны саклаучылар көне... Һәрберсе үзенчәлекле һәм әһәмиятле. Кемнең генә үз телендә сөйләшәсе килми соң? Дөрес, "телләргә сугу" еллары да аз булмады. Ниһаять, шөкер, бу турыда уйланучылар аны бәйрәм рәвешенә кайтарып булса да, "телләр бетсә - тарих та кирәкмәскә әйләнәчәк" икәненә ышандылар. Мин...
-
Шигырь тәме
Бүгенге көндә шигырь укучы юк, диярсез. Бар икән шул... Моңа Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә Ш.Бикчурин исемендәге"Чишмә" иҗат берләшмәсе белән узган очрашуда инандым. Аңа шигырь тәмен белгән балалар, тегәлрәк әйткәндә, 11 нче гимназиянең VI-VII сыйныф укучылары килгән иде. Очрашу берьюлы өч бәйрәмне: балалар китапханәсенең "Классиканы укыр вакыт" дип аталган грант отуы,...
-
Уйла һәм яса
Шөгердәге Өстәмә белем бирү үзәге райондагы балаларның техник модельләштерү осталыгын тикшерү өчен конкурс-бәйге үткәрде. Катнашучыларга ЛЕГОдан җыелган нинди дә булса эш, корылма, модель алып килүе шарт иде (ЛЕГО - ул конструктор, пластмассадан эшләнгән шакмакларны бер-берсе белән тоташтырып нинди дә булса фигура ясала). Авыл мәктәпләрендә сәләтле балалар күп булуга карамастан, бәйгедә...