Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Тимәгез йөрәгемә...

Айларны, елларны чорнадым, Түм-түгәрәк булды елларым. Ел йомгагым түм-түгәрәк булды, Аңа төргәч күңелем җырларын. Тәгәрәп лә китсә йомгагым, Чәчелмәсләр микән уйларым? Шатлыктан гына тормый елларым, Яшемә манып яздым җырларым. "Сихри", - дидем, ул тылсымлы иде, Елатты да, юатты да мине. Алтмыш елымны бит чорнадым, Шул йомгакны кем соң урлады? Җыр...

Айларны, елларны чорнадым,
Түм-түгәрәк булды елларым.
Ел йомгагым түм-түгәрәк булды,
Аңа төргәч күңелем җырларын.
Тәгәрәп лә китсә йомгагым,
Чәчелмәсләр микән уйларым?
Шатлыктан гына тормый елларым,
Яшемә манып яздым җырларым.
"Сихри", - дидем, ул тылсымлы иде,
Елатты да, юатты да мине.
Алтмыш елымны бит чорнадым,
Шул йомгакны кем соң урлады?
Җыр ишеттем йомгак турында,
Тик ят йомгак, минеке урнына.
Йомгагыма алтмыш яшь инде,
Җырдагы йомгак бигрәк яшь иде.
Ай-һай! Кем ул йомды йомгакны,
Әллә чынлап, әллә уйнапмы?
Кагылмагыз "сихри" йомгакка,
Шаярмагыз, тимәгез уйнап та...
...Алтмыш яшьлек моңлы йөрәккә,
Серле йөрәккә!..
Бүләк
Яңа елда - туган көнем,
Миңа 60 яшь инде.
Шушы түм-түгәрәк "60"
Бераз өркетә мине...
Абый идем, «Бабай», диләр,
Сорамыйлар теләкне.
"Бабай... бабай",- дигәнче сез,
Тыңлагыз бер йөрәкне!
Тек-тек тибә йөрәккәем,
Егетләрдән калышмый!
60та да үтә елгыр,
Яшь йөрәккә алышмыйым!
Шулай булгач, 60 та да,
Мин «Абый бабай», әле.
Минем шаян йөрәк белән,
Ярышып кара әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев