МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә Фёдор Шаляпинга багышланган чара узды
13 февраль көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә бөек рус артисты Фёдор Шаляпинның тууына 145 ел тулу уңаеннан чара узды. Анда Лениногорск пелагогия колледңы студентлары килгән иде. Алар Фёдор Шаляпинның иҗаты, тормыш юлы белән танышты. Җырчы башкарган ария, романс, җырлар язмаларын тыңлады. Шулай ук артистка, аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе һәм презентация...
-
Якташыбыз Раилнең җырына бергәләп тавыш бирик
Моңлы тавышлы якташ җырчыбыз Раил Гыйззәтуллинның "Синсез" җыры клибын бик күп лениногорскилылар, башка төбәкләр дә карау, тыңлау бәхетенә иреште. Җыр күпләргә ошады. Читләр дә Лениногорск якларының гүзәл табигатен күрә алды. Бүгенгесе көндә Раилнең "Синсез" җыры "ТНВ" каналында һәм "Болгар" радиосында "Кайнар хит"та катнаша. Моның өчен тавыш бирергә кирәк. Аның ике...
-
“АПА-СЕҢЕЛ БУЛЫП БЕТТЕК ИНДЕ”
Фәридә-Алсу" дуэты үткән ел 20 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Алсу СӨНГАТУЛЛИНА белән Фәридә ӘХМӘТШИНА сәхнәдә генә түгел, тормышта да гел бергә. Алар - аерылгысыз дуслар. - Безне Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультеты таныштырды. Студент чорының беренче көненнән бергә! Эш белән һаман тегендә-монда йөгереп тә бер-беребездән туймыйбыз, гастрольләрдән кайтуга, сагынышып...
-
Фәнис Яруллин хатыны Нурсөя Яруллинага дәүләт бүләге тапшырылды
Нурсөя Яруллинага Татарстанның "Фидакарь хезмәте өчен" медале иренең туган көнендә бирелде. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Мөршидә Киямова). Г.Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя Яруллина Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" дигән дәүләт медале белән бүләкләнде. Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды....
-
Тере посылка
Мексика таможнясында бу көннәрдә искиткеч вакыйга булган. Тикшерүче эт бер посылка салынган пластик контейнер янында озак иснәнеп тора, китми. Тартманы ачкач, кешеләр шакката: анда юлбарыс баласы утырган була. Тынычландыручы бик күп дару эчергәнлектән, бичара җәнлек тыныч утырган, тавыш чыгармаган. Аның организмының сусызланган булуы да ачыкланган. Сәер посылка "эчлеген" Җәнлекләрне коткару...
-
Гашыйклар көнен йолдызлар ничек үткәрә?
Тиздән 14 февраль, димәк - Гашыйклар көне. Татар эстрадасы йолдызлары бу бәйрәмне ничек үткәрергә җыена? Кем романтик, ә кем, киресенчә, хисләргә, матур сүзләргә, бүләкләргә исе китми? Шушы хакта үзләреннән сораштык әле. Рамил Шәрәпов: - Беренче тапкыр 7-нче сыйныфта укыганда гашыйк булдым. Сөйгәнем 5-тә укый. Әй йөрим артыннан, әй йөрим! Әллә...
-
Урдалы җырчысы үз авылында концерт куйган (ФОТОЛАР)
Узган шимбә көнне авылдашыбыз, үзешчән җырчы Рәшит Ихсанов Урдалы авыл мәдәният йортында бик матур концерт күрсәтте, дип яза Әлфинур Галимова. Аның белән бергә Шөгер авылы мәдәният йорты үзешчәннәре дә килгән иде. Алар "Зәңгәр шәл" спектакленең хәзерге заманга яраклаштырып язылган вариантыннан бик кызык бер күренеш күрсәттеләр. Рәшит Ихсановның кызы Гөлинә дә...
-
Мөэмин-Каратайлылар Шөгергә җыена
Районыбызның Мөэмин-Каратай авылы үзешчәннәренең башка авылларга конөерт белән чыга торган гадәте бар. Бу юлы алар Шөгергә җыеналар. Бу хакта Шөгер мәдәният йортының социаль челтәрдәге төркеме хәбәр итә. 16 февраль көнне Шөгер мәдәният йортында "Җырлап яшик, дуслар" дигән концерт була. Мөэмин-Каратайлыларны бергәләп каршылыйк. Башлана кичке сәгать алтыда. http://leninogorsk.tatarstan.ru/ фотосы
-
Җырчы Мирсәет Сөнгатуллин Бөтендөнья рекордлар китабына кертелгән
Әлки районында туып-үскән җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин җыр сәнгатендә куйган олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде, дип яза җирле басма. Күренекле җырчы иң күп санда татар халык җырларын дискта яздырып, рекордсмен булды. Гаҗәеп матур тавышка ия талантлы башкаручы Мирсәет Сөнгатуллин татарның бай җыр мирасын торгызу,...
-
Үзәк китапханәдә Рәшит Шиһапка багышланган кичә узды (фотолар)
31 гыйнвар көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шагыйрь Рәшит Шиһапның тууына 80 ел тулуга багышланган "Җырларымнан мине эзләгез..." дип аталган искә алу кичәсе узды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды, Рәшит Шиһап иҗаты турында Альберт Хәсәнов, Җәмит Рәхимов, Әхмәт Рәшит, Галимҗан Гыйльманов фикерләре җиткерелде. Шулай ук якташ шагыйрь сүзләренә язылган җырлар...
-
"Сандугач сайрар илем"дә яшь лениногоорскилыларның уңышы (фотолар)
"Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең "Вокал-соло" номинациясе буенча нефть төбәгенең яшь талантлары ярышты. "Җәлилнефть" идарәсенең сәламәтләндерү лагерена туксанга якын бала җыелды. Безнең лениногорскилылар катнашып, алдынгы урыннар алды. Кечкенәләр төркемендә Арина Долгова беренче урында, Булат Фәттахов икенче урында, Камилла Галимова өченче урынны алды. Зурлар төркемендә Азалия Мәгъсумова өченче урынга лаек...
-
Урдалыларны ял концерты көтә
Урдалы мәдәният йортында "Моң агыла күңел түреннән" исемле кичә узачак. Ул шушы авылда туып үскән җырчы Рәшит Ихсанов катнашында була. Бу хакта җырчы үз страничкасында хәбәр итә. Аның Шөгер сәхнәсендә дә чыгыш ясаганы бар. 3 февраль көнне кичке 18.00 сәгатьтә Урдалы халкы өчен ял кичәсе булачак.
-
"Манзара" тапшыруыннан Миләүшә Сибгатуллина киткән, ни өчен
«Манзара» тапшыруының редакторы һәм алып баручысы, барыбыз да яратып караган Миләүшә Сибгатуллина зәңгәр экраннан китүенең төп сәбәпләрен атады. "Яңа гасыр" каналыннан беркая да китмәдем. "Манзара" тапшыруының баш мөхәррире булып эшләвемне дәвам итәм. Быел бу хезмәтемә 20 ел булды, әлһәмдүлилләһ. Ә экраннан китүемнең сәбәбе: яшьләр белән эшләү, контентны азрак үзгәртү һәм...
-
Хуҗа Насретдин образындагы Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар
Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган. Менә икенче ел инде Камал театры сәхнәсендә бара торган Хуҗа Насретдин персонажы дөньяның төрле илләрен, чүлләрен, диңгезләрен, шәһәрләрен гизеп йөри, - ди Фәнис...
-
Лениногорскиның "Эрзянка"сы бүләкләнде
Мәдәният сараеның "Эрзянка" фольклор ансамбле Чирмешәндә узган мордва мәдәниятенең региональ бәйрәмендә катнашты. "Без бергә булганда көчле һәм бердәм" дигән фестивальгә Самара өлкәсеннән дә мордва коллективлары килгән. Безнең "Эрзянка" мордва мәдәнияте традицияләрен үстерүгә өлеш керткәне өчен диплом һәм истәлекле статуэтка белән бүләкләнде. фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru