МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Декабрь-гыйнвар айларына Лениногорскиның мәдәни афишасы
13 декабрь - Гүзәл Уразова - Илдар Хәкимов концерты Башлана: 19:00 сәг. Билет бәясе: 350-600 сум 17 декабрь - 2 тур «Лениногорская звезда», 2нче тур Башлана: 11:00 сәг. Билет бәясе: 100 сум 23 декабрь - «Юбилейный» паркында чыршы ачу тантанасы 25 декабрь - лениногорскилылар өчен яңа ел утреннигы Башлана: 12:00...
-
Лениногорскида К.Тинчуринның 130 еллыгы театр фестивале белән узды (ФОТОЛАР)
Мәдәният сараенда Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган муниципаль театрлар фестивале булып узды. Театр сөюче тамашачыларга Шөгер, Сарабиккол, 2нче, 6нчы мәктәпләр, 11 нче гимназия укучылары спектакльләр күрсәттеләр. Фестивальгә 4нче мәктәптә узган конкурстан иң яхшылары сайлап алынды. Рабит Батулланың "Албасты", Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" әсәреннән өзек, Туфан Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда...
-
Ләйсән Таишева әни булган
Бу хакта "Татар радиосы"ның Инстаграм тасмасындагы сөенечле яңалыктан хәбәрдар булдык. Коллектив хезмәттәшен гомерендәге шатлыклы вакыйга белән котлаган. Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимованың кызы, җырчы Фәрит Таишевның сеңлесе, "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсәннең улы туган. Сөенечле теләкләргә без дә кушылабыз! Чыганак һәм фото:matbugat.ru/news/?id=20830
-
Шөгердә Люция Гаязованы искә алу кичәсе узачак
9 декабрь көнне (шимбә) Шөгер авылы мәдәният йортында Гаязова Люция Сабир кызының якты истәлегенә багышланган "Җырлап узган гомер" дип исемләнгән искә алу кичәсенә барлык авылдашларны,анын дусларын, туганнарын, хезмәттәшләрен һәм сәхнәдәш дусларын көтеп калабыз, дип хәбәр итә Шөгер мәдәният йорты. Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.
-
"БОЛГАР РАДИОСЫ" ПРЕМИЯСЕ СЕРЛӘРЕ: ИЛСӨЯНЕҢ КҮЛМӘГЕ КҮПМЕ ТОРА?
Татар эстрадасында фестивальләр артып тора һәм һәркайсының үз юнәлеше, форматы бар. Ләкин анда да, монда да нигездә бер үк җырчылар катнаша. Әйтик, популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың "Татар җыры"нда катнашачагын хәбәр иткән идек инде. Илсөя шулай ук "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында да булачак икән. "Миңа брендлы күлмәкләр...
-
Урдалылар әнә ничек талантлы (ФОТОЛАР)
Урдалы мәдәният йортында Әниләр бәйрәме уңаеннан "Рәхмәт, Әнкәй!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Балалар бу кичәгә алдан ук ныклап әзерләнделәр. Әниләр турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Бәйрәмгә әниләр белән бергә әтиләр дә чакырылды. Әти-әниләре карап утыргач, балалар тагы да матуррак чыгыш ясарга тырыштылар. Һәркем үзенең талантын күрсәтергә ашыкты. Кичәне 9...
-
Раил Садриев милләт турында Илфак Шиһапов сүзләрен кабатлап әйткән
Татар баласы өчен милли герой үз баласы белән өендә татар телендә сөйләшкән атасы белән анасы дигән фикердә Буа татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Бу хакта «Татар-информ» яза. «Безнең татар кешесе үзе юньләп русча белмәсә дә, баласы белән русча сөйләшкән була. Русча сөйләшкәч, баласы зуррак дәрәҗәгә ирешер дип...
-
Лениногорск Мәдәният сараенда Илсөя Бәдретдинова концерты була
30 ноябрьдә Лениногорск Мәдәният сараенда Илсөя Бәдретдинова концерты булачак. 19.00 сәгатьтә башлана Билет бәясе 350-400 сум. реклама 6+
-
«Татар җыры»нда Салават белән Elvin Grey «Уфтанма»ны җырларга җыена?!
Интернетта «Татар җыры»ның реклама роликлары пәйда булды. Шуларның берсендә Салават Elvin Greyга: «Күрсәтермен мин сиңа ничек җырларга кирәк икәнен», - ди. Ə яшь җырчы аңа: «Йөргәем ничек куша, күңелем ничек тоя - шулай җырлыйм», - дип җавап бирә. Милли эстрада экспертлары фикеренчә, быелгы «Татар җыры» әлеге җырчылар арасындагы булган конфликтка...
-
Әлфия Авзалованың Мөэмин-Каратайда өч сәгать концерт бирүен онытасыбыз юк
Мөэмин-Каратай авылының биек баскычлы иске агач клубында Әлфия Авзалованың тәнәфессез-нисез өч сәгать концерт бирүен онытасыбыз юк! Исән чагында Әлфия апа белән очрашып, күзгә-күз карап сөйләшергә туры килмәде. Шулай да "Заман сулышы"н яратып укучыларга яраткан җырчыбызга бәйле истәлекләрне тәкъдим итәсем килә. Концерт беткәч барырмын Табигать баласын тәшкил иткән авыл халкы бигрәк...
-
ИлСаф: «Күп гашыйк булып, ялгыш адымнар ясадым»
Быел ИлСаф дәү әти булды. Япь-яшь күренгән җырчыга карап, аның оныгы бар дип, күз алдына да китерү кыен. Шунысы кызык: җырчының кече улы Аязга да нибары өч кенә яшь. Кыскасы, ИлСаф - яшь әти һәм яшь дәү әти. - ИлСаф әфәнде, хәлләрегез ничек? - Исәнмесез! Бар да бер көе генә....
-
Шөгер укучылары - булачак артистлар
"Шөгер хәзинәләр төбәге" дип исемләнгән театр түгәрәгенә йөрүче 4 А сыйныфы укучылары үзләренең беренче иҗат җимешләрен тамашачыга җиткерде. Алар В.Сутеевның " Кто сказал "Мяу" ", дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштерделәр. Укучылар әле беренче тапкыр гына сәхнәгә чыксалар да, бик матур итеп уйнадылар. Соңыннан түгәрәк җитәкчесе Шәйдуллина Гөлфия үзенең нәни артистларын тәмле...
-
Зәй-Каратайда "Татар җыры-2017" конкурсы узды (ФОТОЛАР)
Зәй-Каратай авылында мәктәпкүләм «Татар жыры - 2017» җыр конкурсы узды. Бик талантлы һәм булдыклы балалар бар икән Зәй - Каратайда! Мәктәп коллективына татар сәнгатен, телне, мәдәниятне үстерүдә зур өлеш кертүләре, әлеге чараны үткәрүләре өчен рәхмәт рәхмәт сүзләре җиткерәбез, дип язалар.
-
Шөгер китапханәсендә республика халыклары фестивале үтте (фотолар)
Шөгер авылы балалар китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, республика халыклары фстивале үтте. Ул мордва халкы мәдәниятенә багышланган иде. Анда яшүсмерләр һәм авылда яшәүче өлкән буын чакырылган иде. Кунак булып Спиридовка авылыннан да килгән иделәр.
-
4-7 ноябрь көннәренә Лениногорскиның мәдәни афишасы
4 ноябрь Үзәк мәйданда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт. Башлана: 10.00 сәгатьтә. 6 ноябрь Татарстан Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу уңаеннан мәдәни чара. Мәдәният сарае, башлана: 10.00 сәгатьтә. Московский независимый театр: "Золушка", башлана 15.00 сәгатьтә, билет бәясе 200-300 сум; "Анна Каренина", башлана 18.30 сәгатьтә, билет бәясе 400-600 сум. 7...