МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорск укучысы Илнар Солтангәрәев шигырь конкурсында җиңү яулады
31 октябрьдә Г.Р. Державин шигырьләре укучылар конкурсының финалы узды. Бу республикакүләм чара быел дүртенче кат уздырыла. Бәйгедә катнашырга Татарстанның районнарыннан 300дән артык кеше теләк белдергән. Шуларның иллесе сайлап алу турын узган. Әлеге конкурста Лениногорскидан 5нче мәктәп укучысы Илнар Сотангәрәев уңышлы катнашып, "Иң оста артистик башкару" номинациясендә I урын яулады. Котлыйбыз!...
-
Габделфәт Сафин татар теле турында "текә" җыр яздырган (ВИДЕО)
Гәбделфәт Сафин "Бөек татар" исемле җыр яздырган. Видеоны караучылар: "Габделфәт абый, син текә!" - дип язган. Сез дә карагыз: http://matbugat.ru/news/?id=20497
-
Лениногорск 3D кинозалында 30 октябрь -1 ноябрь аралыгында күрсәтеләчәк фильмнар афишасы
-
Якташыбыз Людмила Аланлыдан яңа клип карагыз (видео)
Людмила Аланлы - "Сөйләмә син миңа". Людмила Аланлы көе, Гәрәй Рәхим сүзләре.
-
19 яшьлек Айзилә Фирдүс Тямаев төркемендә җырлап күпме акча эшли?
Айзилә Вахитовага 19 яшь һәм ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала. Кызның яраткан шөгыле - җырлау. Буш вакытында фортепианода уйный-уйный җырлый һәм моны шундук видеога яздырып, инстаграмына урнаштыра. Шулай итеп, матур тавышлы Айзиләнең видеоларын татар блоггерлары үзләреннең аккаутларына куя башлый һәм кыз танылып өлгерә. - Фирдүс Тямаев "төркем...
-
Шөгерлеләрне шәп концерт көтә
Шөгерлеләрне 3 ноябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында уздырылачак "Моң агыла күңел түреннән" дип исемләнгән кичәгә чакыралар. Башлана:19.00сәг. Керү ирекле, шәп булачак дип вәгъдә итә оештыручылар. Концерт Рәшит Ихсановның юилей кичәсенә багышлана. Рәшит Ихсанов Урдалы авылында туып үскән, Шөгердә яши, моңлы тавыш белән җырларга яратучы шәхес. Кызы да музыка юнәлешендә...
-
Хәмдүнә Тимергалиева, стилен алмаштырып, рэп җырлый башлаган [фото]
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны яшьләр ярата торган рэп стилендә киендергәннәр. Җырчы үзе әлеге «эксперимент»ка теләп ризалашкан. //Интертат// «Хәмдүнә апа белән интернет блог төшердек. Хәзер бу юнәлеш бик алга китте бит. Шактый күңелле чыкты. Презентациясе 21 октябрьдә җанлы концертта узачак. Аннан соң интернет челтәренә дә урнаштырырбыз», - дип белдерде безгә...
-
Лениногорскида яңа күргәзмә ачылачак
25 октябрьдәТуган якны өйрәнү музеенда "Без үзебезнең дөньяны төзибез" дигән күргәзмә ачылачак. Ул 1917 елгы Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә шул еллар открыткалары, маркалар, значоклар куелачак, аерым бер бүлмә Владимир Ленинга багышлана, анда шәһәр тарихы белән бәйле мәгълүматлар да булачак. Ачылу чарасы 13.00 сәгатьтә башлана.
-
Лениногорск халык театры премьерага һәм юбилейга әзерләнә
Лениногорск халык театрының бу көннәрдә вакыты тыгыз: зур юбилейга әзерләнә, яраткан тамашачысына премьера да әзерли. Шәһәрдәге Рәшит Шиһап исемендәге халык театры оешуга быел - 60 ел. Шушы вакыт эчендә күпме спектакль куелып, халыкны рухи яктан баеткан, яңадан-яңа сәләтле артистлар сәхнәгә аяк баскан, гастрольләрдә йөреп, күпме озын юллар үтелгән. Театрның баш...
-
Лениногорскида "Татарстан- уртак йортыбыз" фестиваленең зональ туры узды (ФОТОЛАР)
Шәһәр Мәдәният сараенда "Татарстан - уртак йортыбыз" этномәдәни республика фестиваленең зональ сайлап алу туры узды. Анда Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районнарыннан килгән вәкилләр катнашты. Алар үзләренең йола һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте. Әлбәттә, лениногорскилылар да бу фестивальдән читтә калмады, иҗат коллективлары чыгышы һәркемгә ошады. Алар Диплом белән бүләкләнде, шулай ук...
-
Лениногорскида "Буыннар очрашуы" исемле чара узды (фото)
6 октябрь көнне шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Буыннар очрашуы" дип аталган чара үтте. Анда өлкән яшьтәге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга балалар - «Барби» төркеме һәм «Браво» нәфис сүз студиясенә йөрүчеләр зур концерт әзерләгән иде. Чара шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан олылыр һәм яшь артистлар бергәләп чәй эчтеләр.
-
Зәй-Каратайдагы Өлкәннәр көне концертында олылар үзләре дә кимен куймады (ФОТОЛАР)
Зәй-Каратай авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган концерт узды. Анда олылар үзләре дә җыр-моңга, гармун уйнауга сәләтле икәнен күрсәтте. Фотолар карыйбыз: vk.com/id31609532 фотолары
-
Лениногорскилылар моң дәрьясында йөзде (фотолар)
Кичә шәһәребезнең Мәдәният сараенда алма төшәр урын юк иде. Халык Ришат Төхвәтуллинны тыңларга җыелды. Өч сәгатьлек концерт бер сулышта, сизелми дә үтеп китте. Ришат лениногорскилыларны моңлы җырлары, матур тавышы белән кабат таң калдырды. Зал алкышлардан тынмады. Рәхәтләнеп, бирелеп тыңларлык шәп концерт булды! Зилә Мөдәрисова фотолары
-
Лениногорскида Мәскәү һәм Казан йолдызлары мастер-класс үткәрде
Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән танылган хореограф, артист, продюсерлар Мәдәният сараенда сәләтле балалар, аларның җитәкчеләре өчен мастер-класслар күрсәтте. Мәсәлән, тамашачылар залында җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах безнең җырчы кызларга сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, шигырь сөйләгәндә нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты....
-
12 сентябрь - 5 октябргә Лениногорскиның мәдәни афишасы
12 сентябрь 2017 - Московский независимый театр «Мастер и Маргарита» 19:00 Цена билета 600,700,800 рублей; 16 сентября 2017 - Шоу ростовых кукол «Щенячий патруль» 17:00 Цена билета 400, 500, 600 рублей 18 сентябрь - Ришат Тухватуллин концерты Башлана: 19:00 сәгатьтә Билет бәясе: 400,500,600,700 сум. 20 сентябрь - "Вайнах" Чечен дәүләт...