«Татар җыры»нда Салават белән Elvin Grey «Уфтанма»ны җырларга җыена?!
МӘДӘНИЯТ

«Татар җыры»нда Салават белән Elvin Grey «Уфтанма»ны җырларга җыена?!

Интернетта «Татар җыры»ның реклама роликлары пәйда булды. Шуларның берсендә Салават Elvin Greyга: «Күрсәтермен мин сиңа ничек җырларга кирәк икәнен», - ди. Ə яшь җырчы аңа: «Йөргәем ничек куша, күңелем ничек тоя - шулай җырлыйм», - дип җавап бирә. Милли эстрада экспертлары фикеренчә, быелгы «Татар җыры» әлеге җырчылар арасындагы булган конфликтка...

Интернетта «Татар җыры»ның реклама роликлары пәйда булды. Шуларның берсендә Салават Elvin Greyга: «Күрсәтермен мин сиңа ничек җырларга кирәк икәнен», - ди. Ə яшь җырчы аңа: «Йөргәем ничек куша, күңелем ничек тоя - шулай җырлыйм», - дип җавап бирә.

Милли эстрада экспертлары фикеренчә, быелгы «Татар җыры» әлеге җырчылар арасындагы булган конфликтка нокта куярга тиеш. «Бәлки алар бергәләп «Уфтанма»ны башкарыр?» - дигән фикерләр дә йөри.
Салават ел башында Уфада узган матбугат конференциясендә Радик Юльякшинның иҗатын бик тәнкыйтьләгән иде. «Татарча алай җырларга ярамый!» - диде ул. Янәсе, кемдер ул егетне киендергән дә, акча эшләргә дип сәхнәгә менгезгән.

- Салават абый, исәнмесез. Сезнең белән танышасым килә", - дип, смс язды ул Елвин Грей. Бәлки очрашып, ярты сәгать бергә-бер сөйләшеп, аңа татар телендә алай җырларга ярамаганын аңлата алырмын, - ди эстрадабыз мэтры.

Кыскасы, барыбыз да түземсезлек белән «Татар җыры - 2017»не көтәбез. Елның иң көтелгән чарасы 16 декабрь көнне «Пирамида»да узачак.

http://shahrikazan.com


Нет комментариев