Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Әлфия Авзалованың Мөэмин-Каратайда өч сәгать концерт бирүен онытасыбыз юк

Мөэмин-Каратай авылының биек баскычлы иске агач клубында Әлфия Авзалованың тәнәфессез-нисез өч сәгать концерт бирүен онытасыбыз юк! Исән чагында Әлфия апа белән очрашып, күзгә-күз карап сөйләшергә туры килмәде. Шулай да "Заман сулышы"н яратып укучыларга яраткан җырчыбызга бәйле истәлекләрне тәкъдим итәсем килә. Концерт беткәч барырмын Табигать баласын тәшкил иткән авыл халкы бигрәк...

Мөэмин-Каратай авылының биек баскычлы иске агач клубында Әлфия Авзалованың тәнәфессез-нисез өч сәгать концерт бирүен онытасыбыз юк! Исән чагында Әлфия апа белән очрашып, күзгә-күз карап сөйләшергә туры килмәде. Шулай да "Заман сулышы"н яратып укучыларга яраткан җырчыбызга бәйле истәлекләрне тәкъдим итәсем килә.
Концерт беткәч барырмын
Табигать баласын тәшкил иткән авыл халкы бигрәк тә үз итә иде мәшһүр җырчыбызны. Миңа, хаклы рәвештә таллар иле саналган туган авылым Яңа Иштирәктә, җәйләрен табан аслары чебиләп беткән авыл малаена 8-9 яшьләр тирәсе чак. Эссе июль ае, печән өсте. Әти мине ярдәм итешергә, олау башында торырга дип туган тиешле кешебез Барый абзыйларга җибәрде. Мин барып җиткәндә ат күптән җигелгән, кирәкле сәнәк-тырмалар арба төбенә салынган. Көндезге сәгать бер. Бу вакытта исә Татарстан радосыннан музыкаль тапшырулар яңгырый. Бүгенге сәхифәдә Әлфия Авзалова җырларга тиеш. Барый агай гомер иткән хәләл җефетенә кистереп әйтеп салды: "Кыстама да, ашыктырма да карчыккаем! Әлеге дә баягы чапкан печән качмас, печән төяргә концет беткәч барырмын!". Әйткәнен җиренә җиткереп үтәде дә җитмеш яшьлек карт печәнгә концерт тәмамлангач кына юлга чыктык. Туры алаша әкрен генә без барасы Шарламага табан юрта. Барый агай миңа табан борылып: "Вәт мин әйтәм кудрить, Әлфияне әйтәм, җырлап та күрсәтә инде малай, ә?!" Болай коры гына көйләми ул, бар моңын кушучлап йөрәгеңә сала. Ятим бала моңлы була диләр, рас икән! Ил картының нинди тирән мәгънәле сүзләр әйткәнлеген байтак сулар аккач кына аңладым.
Саубуллашуны сорыйбыз!
Бар бит әле ул безнең халык телендә нәни ил дип йөртелгән авылларыбызда җаны-тәне белән моңга гашыйк, җырсыз торалмаган кешеләребез. Менә шундый сәнгатькә гашыйк 30-35 яшьләрендәге ир белән хатын, ягъни мәсәлән авылдашларыбыз алдан билет юнәтеп, Лениногорск шәһәренең Мәдәния сараенда узачак музыкаль тамашага, безнеңчә әйтсәк концерт карарга баралар. Кем халык алдында чыгыш ясаячак дигез әле сез?! Әлбәттә Рәсәйнең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Әлфия Афзалова үзе җырлаячак! Менә безнең авылдашларыбыз үз урыннарына барып урнашты. И ул Мәдәният сарае дигәннәренең матурлыгы, күз камаштыргысыз гүзәллеге дисеңме?! Йомшак, зиннәтле кәнәфи - утыргычлар, күзләрне камаштырып төрле төстәге утлар җемелди... Сәхнәдә Әлфия Афзалова җырлый. Тамашачы бар барлыгы белән татарны татар иткән галиҗанәп Моңга бирелгән. Залда утырган һәр җыр сөюче күңеле белән Хәлилен сөйгән Галиябануны барлый, акча, бәхет эзләп киткән милләттәшләре белән тирән шахталарга төшә, сигез чакрым Шөгеренә кайта, болын-тугайларда киерелеп печән чаба, торган җирләр туган ил булмый дип ата-баба җирен сагына...
Көтмәгәндә, тамашаның иң кызган чагында авылдашыбыз Асия җаным сикереп тора да: "Әлфия апа, үтенәм, Саубуллашуны сорыйбыз!"- димәсенме?! Залда утырган тамашачы тып-тын кала... Әлфия апабыз исә бер дә аптырап калмыйча: "Аңладым, сеңелем, тагын бер генә җыр җырлыйм да саубуллашабыз!" - дигән. Баксаң Әлфия Авзалова башкаруындагы "Саубуллашу" җырын сораган икән Асия атлы җыр сөючебез! Моны аңлап алган халык рәхәтләнеп, ихлас күңелдән көлгән ул кичне! Соңыннан бергәләп истәлеккә дип карточкага да төшкәннәр әле!
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев