Лениногорск халык театры премьерага һәм юбилейга әзерләнә
Лениногорск халык театрының бу көннәрдә вакыты тыгыз: зур юбилейга әзерләнә, яраткан тамашачысына премьера да әзерли. Шәһәрдәге Рәшит Шиһап исемендәге халык театры оешуга быел - 60 ел. Шушы вакыт эчендә күпме спектакль куелып, халыкны рухи яктан баеткан, яңадан-яңа сәләтле артистлар сәхнәгә аяк баскан, гастрольләрдә йөреп, күпме озын юллар үтелгән. Театрның баш...
Лениногорск халык театрының бу көннәрдә вакыты тыгыз: зур юбилейга әзерләнә, яраткан тамашачысына премьера да әзерли.
Шәһәрдәге Рәшит Шиһап исемендәге халык театры оешуга быел - 60 ел. Шушы вакыт эчендә күпме спектакль куелып, халыкны рухи яктан баеткан, яңадан-яңа сәләтле артистлар сәхнәгә аяк баскан, гастрольләрдә йөреп, күпме озын юллар үтелгән.
Театрның баш режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина әйтүенчә, театрда җанын-тәнен биреп эшләүче артистлар гына әсәрне тулаем тамашачыга ачып бирә ала. Ул үзе дә 50 елдан артык театрда эшли, ул аның икенче өенә әйләнде инде.
Бай тарихлы театрның юбилеен Мәдәният сараенда, 25 октябрьдә билгеләп үтәчәкләр. Ул көнне артистлар "Әни исе" дигән премьера тәкъдим итәчәк.
Әлеге премьера да өч буын артистлары катнаша. Мәдинә Сафиуллина, Рафис Сөләйманов, Флера Тәхаува кебек таныш артистлар белән беррәттән яңа исем - яшьләрне дә күрәчәкбез: Язгөл Хаева, Нияз Гәрәевка сәнгать дөньясында уңышлар телибез. Әлбәттә, лениногорскилылар спектакль караганнан соң яшьләргә бәяне бирәчәк.
Театрның 60 еллыгына багышланган кичә 18.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев