КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорскилыларны "Юбилейный" паркын төзекләндерүдә фикер алышырга чакыралар
Лениногорскилыларны "Юбилейный" паркын төзекләндерүдә (икенче чираты) фикер алышырга чакыралар. Фикер алышу 13 мартта Мәгариф идарәсе актлар залында узачак, адресы: Шашин урамы, 22нче йорт, 18.00 дән 20.30 сәгатькә кадәр. Теләге булган һәркем катнаша ала. Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте
-
Лениногорскида гаилә белән бергәләп ГТО тапшырдылар (ФОТОЛАР)
Лениногорскида Зур гаилә уеннары - "Без бергә" проекты кысаларында "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" муниципаль этабы узды. Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбенә шәһәр һәм район мәктәпләреннән гаиләләр килде, барлыгы 26 гаилә катнашты. Спорт мәктәбе шау-гөр килеп торды. Бар почмактан спорт сөюче гаиләләрнең шат авазлары яңгырап торды. Гаиләләр озынлыкка сикерү, турникта тартылу,...
-
Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычлыларга карата эшне көчәйтергә кушты
"Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыкларыннан җентекле игътибар таләп итә",- диде ул. (Казан, 9 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү максатыннан эшне активлаштырырга кушты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп...
-
Район башлыгы хатын-кызларны бәйрәм белән котлый
Кадерле хатын-кызлар, гүзәл затлар! Чын күңелдән сезне Халыкара 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Язның әлеге якты бәйрәме гүзәл затларыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән тулган. Элек-электән хатын-кыз тормыш, яктылык, илһам чыганагы булып торган. Алар йортта-өйдә иминлек учагын саклый, гаиләдә бәхет тудыра, үзен балалар сәламәтлеге, киләчәге өчен җаваплы итеп сизә. Төрле...
-
Лениногорскига “КАМАЗ-мастер” командасы килде (ФОТОЛАР)
Лениногорскига данлыклы «Камаз-мастер» командасы пилотлары: Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов килде. Алар - халыкара спорт мастерлары, "Ефәк юл" һәм "Африка Эко Рейс" раллиеның күп тапкыр җиңүчеләре. Данлыклы "Камаз"лары белән алар политехник колледж каршына килеп туктады. Уку йортының актлар залында студентлар көтеп тора иде инде, моңа кадәр шау-гөр килеп торган егет-кызлар...
-
Лениногорскида гемодиализ үзәге эшли (фотолар)
Соңгы елларда шәһәрдә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Менә күптән түгел ачылган амбулатор гемодиализ үзәге бу юнәлештә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүнең бер баскычы булып тора. Гемодиализ - аппарат ярдәмендә (аны икенче төрле "ясалма бөер" дип йөртәләр) канны чистарту процедурасы. Бу ысул канны токсиннардан тиз арада чистартып,...
-
Лениногорск трамплинчылары ил күләмендә танылды
21 - 26 февральдә шәһәрнең «Олимпия резервы" спорт мәктәбенә йөрүчеләр Пермь краеның Чайковский шәһәрендә Россиянең спорт мәктәпләре арасында узучы кышкы спартакиадада катнаштылар. Анда ил буенча барлык спорт мәктәпләре дә катнашты. Якташыбыз Данил Садреев чаңгыда трамплиннан сикерү буенча алтын медальгә лаек булды, ул 8нче мәктәптә укый, тренеры - Николай Герасимов. Егетләр...
-
Лениногорскида сәнгать осталары концерт куйды (фотолар)
Шәһәребезнең Мәдәният сараенда республиканың сәнгать осталары бушлай концерт куйды. Кичә башланыр алдыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов артистларны сәламләп, тамашачының рәхәтләнеп ял итүен теләде. Казан кунакларын шәһәрдәшләребез җылы кабул итте. Халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинның Лениногорскига беренче генә килүе түгел. Аның чыгышын залда утыручы әби-апалар, абыйлар, шулай ук яшьләр яратып тыңлады. Зарина...
-
Бәкердә "Запорожец"лар узышты (фотолар)
Бәкер шифаханәсе трассасында бүген запорожец машиналарында узыштылар. Анда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорскидан 21 машина катнашты. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Камил САдриев сәламләде. Ул әлеге традтцион раллины "Бәкер" шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов исеме белән атарга тәкъдим итте. Җиңүчеләр...
-
Лениногорскилылар Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Лениногорск делегациясе бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бөек Ватан сугышында Ватанны яклап һәлак булган хәрбиләрне искә алырга республиканың барлык муниципалитетларыннан да делегацияләр килде. Безнең делегация 12 кешедән тора иде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бар иде. - Безгә...
-
Лениногорскида балигъ булмаганнар эше комиссиясе 100 елллыгын бәйрәм итте (фотолар)
Бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 100 ел тулуга багышланган чара узды. Анда комиссия әгъзалары, аңа эшчәнлек барышында ярдәм итүче оешма вәкилләре, ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашты. Тантаны әлеге комиссиянең рәисе Владимир Друк ачты. Датаның мөһимлеген билгеләп үтте һәм изге теләкләрен юллады....
-
Шәһәрдә халык җыеннары башланды (фотолар)
Шәһәрдә халык җыеннары башланды, беренчесе - 19 февральдә Тимер юл станциясе поселогы территориясендә яшәүчеләрнең проблемаларын уртага салып сөйләшү, күзгә-күз карап фикер алышу өчен мәдәният йортына җыелды. Әлеге очрашулар ел саен оештырыла. Башкарылган эшләргә йомгак ясау, эшлисе эшләрне барлау өчен генә түгел, шәһәр җитәкчелегенә гозер - сорау җиткерү, җавап ишетү мөмкинлеге...
-
Лениногорскилылар Май чабу бәйрәмен билгеләп үтте (ФОТОЛАР)
Лениногорскилыларның бүген көне күңелле үтте. Иртәнге сәгать 10 тулып килгәндә, дәртле көйләр яңгырап, халыкны түбән сулык Май чабу бәйрәменә үзенә дәште. Биредә Май чабу бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Әлеге чара төрле милләт вәкилләрен җыйды. Бәйрәмгә килгән халыкны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләп, саулык һәм тынычлык, якты һәм кояшлы көннәр теләде....
-
Лениногорскилылар Хөкүмәт бүләкләре алды (ФОТОЛАР)
Муниципаль районның сессия утырышында лениногорскилыларга Хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Исегезгә төшерәбез: районның йомгаклау сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бүләкләнүчеләр арасында төрле тармакта эшләүчеләр бар: авыл хуҗалыгы өлкәсе, нефтьче, балалар бакчасы, табиб, музыка мәктәбендә эшләүчеләр. Бу хакта тулырак "Заман сулышы" газетында киләсе атнада укый аласыз. Фотолар:http://leninogorsk.tatarstan.ru/
-
Лениногорскига Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин килде (ФОТОЛАР)
Лениногорскига Татарстан республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Премьер-министр Лениногорск муниципаль район Советының утырышында катнашты. Йомгаклау сессиясенә кадәр район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә Мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы һәм промышленность предприятиеләре җитештергән күргәзмәне карадылар. Наилә Загидуллина фотолары