Тормыштан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әбиләр дөньяга чыкты (булган хәл)
Миңлегөл терәлеп торган күршесе Аня белән “дөньяга“ чыгып керергә булдылар. Дөнья дигәннән, туксанынчы дистәләрен ваклап килүче апаларның соңгы арада бөтенләй чыгып йөрегәннәре юк. Ә менә бүген аларны зурлап бәйрәмгә дәштеләр.
-
СЕЛФИ ЧИРЛЕ ДУСЛАРГА
Көн кадагында
-
Лениногорскилылар, "шахтёр" маэмай күргәнегез бармы?
Булмаса, карагыз.
-
Кияү (тормыш язган хикәят)
– Әллә килеп тә җиттеләрме?! Сәрия, сулышы кабып, тәрәзәгә капланды. Ә анда көзнең соңгы яфракларын тузгытып җил котыра. Ишегалларын, капка төпләрен кичә генә җыештырып керделәр югыйсә. Саргайган яфраклар агачларда да калмады диярлек. Ә җилнең үз кануны. Тузгытыпмы тузгыта.
-
Тугыз айдан җәй җитә...
Көз җитте... Матур, ничектер көтелгән көз.
-
ГАИЛӘ АКЧАСЫ КЕМ КУЛЫНДА БУЛЫРГА ТИЕШ?
Бу сорауны еш бирәләр инде. Ара-тирә бәхәсләшеп тә китәләр. Тик бер нәтиҗәгә килүче генә табылмый. Чөнки гаилә акчасы дигән нәрсә бик абстракт төшенчә. Нәрсә ул гаилә акчасы, ул күпме булырга тиеш, кайлардан җыелырга тиеш?
-
Коляскадагы улымны кибет янында калдырып, кереп киттем. Чыксам… [булган хәл]
Хәрби шәһәрчектә яшәгән чагыбыз. Ирем — яшь лейтенант, взвод командиры, көне-төне эштә. Солдатлар йоклагач кына өйгә кайтып китәргә тиеш ул, иртә белән, алар йокыларыннан торышка эштә — алар янында булырга тиеш. Без төнлә генә күрешәбез. Ун айлык улыбыз аны бөтенләй күрми. Ул кайтканда да, киткәндә дә йоклаган була.
-
Илсөя Бәдретдинова гаиләсенә кайгы килгән
Якташыбыз Илсөя Бәдретдинованың әтисе вафат.
-
ЗАҺИД БЕЛӘН МӘҮЛИДӘ КЫЙССАСЫ
Фахирә карчык йөгерә-атлый өенә ашыкты. Кеше ярдәменнән башка йөри дә алмас хәлгә калган килененә өметле хәбәрне тизрәк җиткерү иде аның теләге. Башкортстанның Камышлы төбәгендә күптөрле авыруларны терелтеп аякка бастыра ала торган багучы бар икән, дип кайтып сөйләгәч, килене Мәүлидәнең күзеннән яшь тәгәрәде. Әмма шатлыктан идеме бу яшь, кайгыданмы — кайнанасы аңламады. Кичен улы Заһид эштән кайтып ашарга утыргач, Фахирә карчык көндез күргән, ишеткәннәрен бик тәфсилләп яңадан сөйләде.
-
“Сюрприз ясыйм имеш!” – зур акчага алданган хатынның башына кан сава [булган хәл]
Беркөнне таныш хатын чылтыратты: “Алсу кызымның Казанда эше килеп чыкты, бер-ике көн сездә кунып китсен әле”, – ди. Алсу икенче көнне үк килеп җитте, өс киемен салырга да өлгермәде, телефоны чылтырады. “Әле мин юлда, бераздан чылтыратырсыз”, – дип телефонын сүндерде дә, минем сораулы карашымны күреп, аңлатып та бирде:
-
«УФ» ТА ДИМӘГЕЗ!
«Уф» дигән сүз – гарәп телендә ризасызлыкның иң җиңел (!) формасын белдерә. Ә әти-әнигә «уф» дию дә гөнаһ. Аллаһы Тәгаләгә һәм әти-әнигә бу сүзне әйтергә ярамый!
-
Ире хатынга сәламәт чагында гына кадерле булды (ЯЗМЫШ)
Көннәр көзгә авышкан чак иде. Карчык, бакчадагы инде пешеп-төшеп яткан уңышын да җыя алмыйча, урын өстендә ята. Ара-тирә килеп, хәлен белешеп торучы туганы Сәлим бабай да күренми, ичмасам. Кайда йөридер...Карчык тәрәзәдән-тәрәзәгә килеп, урамга күз ташлады.
-
«ЧИР КИТӘР, ГАДӘТ КАЛЫР»
Мин аны дустым да, якын танышым да дип әйтә алмыйм. Аның белән әледән-әле күрешеп, очрашып торуыбыз да гел очраклы килеп чыга. Бу юлы да шулай булды.
-
"Үзебез өйдән чыгып киткәндә батареяга бәйләп калдыра башладык"
Бу хәл әле пенсиягә чыгасы елларда булган иде.
-
Мең ярымлык тавык
Тормышта төрле күңелсезлекләр көтмәгәндә килеп чыга. Гадәттән тыш хәлләр вакытында безгә 112 номерына шалтыратырга кирәк икәнлеген канга сеңдерделәр инде. Әмма 112 хезмәте һәрвакытта да оператив эшлиме? Бу сорауга мин үз мисалымнан чыгып җавап бирә алам.