СЕЛФИ ЧИРЛЕ ДУСЛАРГА
Көн кадагында
Селфи төшкән фотолар күп
Интернет “чүплеге”ндә.
Аптырарлык үзен сөйгән
Кешеләр күплегенә.
Бер фотода — артист белән,
Икенчесендә — тауда.
Монда — бер каратист белән,
Монысын төшкән ауда.
Монда ул авыз чалшайткан,
Монда туйганчы көлгән.
Монда дөя белән төшкән,
Зоопаркта йөргән.
Секунд саен яңа фото —
Папарацци ял итә.
Һәркем бүген үзе йолдыз,
Карасаң, исең китә.
Йолдызланган танышларны
Озак карагач, арып,
Интернеттан чыгып китәм,
Ноутбук капкачын ябып.
Башым чүптән арынсын дип,
Башкарам физик эшләр...
Селфи чирле дуслар гына
Мин лайк куймасам нишләр?!
Раил ГАТАУЛЛИН.
vk.com/irekmaydani
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев