Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Ашап ябыга беләсезме?

Яз. Матурланасы, бераз ябыгасы килә... Ничек моңа ирешергә? Ашарга кирәк! Нәрсә ашаргамы?

Ябыгырга ярдәм итүче ашамлыклар:

Ногыт борчагы. Кыйммәт түгел, аксымга бай булуы тую тойгысын озайта, чөнки акрын эшкәртелә.

Аш. Тамак туйдыруны бер тәлинкә аштан башласагыз, арытаба азрак ашарсыз. Әлбәттә, аш каймаксыз һәм майонезсыз булырга тиеш.

Шоколад. Иртәнге, төшке, кичке ашлар арасында нидер ашап куясыгыз киләме? Шоколад сайлагыз! Карасын, әчесен.

Ике бәләкәй генә шакмак җитәр. Шоколад ашаган кешенең алдагы ашауда башкалардан унбиш процентка азрак ашаганын галимнәр исбат иткән.

Яшелчәләр измәсе. Азыкка күпләп яшелчә кушыгыз. Порция күбәер, калорияләр кимер.

Чикләвекләр. Чикләвекләр белән тамак ялгасагыз, төшке аш вакытында азрак ашыйсыгыз килер.

Алма. Бу җимеш үзе, аның суты яисә измәсе аппетитны бик яхшы баса. Алма чәйнәгәндә мигә ниндидер туклыклы ризык ашау хакында сигнал да килә.

"Кызыл таң" сайтыннан

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев