Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Дуңгыз гриппыннан ничек сакланырга?

Дуңгыз гриппын ничек аерырга? Белгечләр әлеге төр вируслы авыруга хас булган иң төп 6 билгене атаган.

Дуңгыз гриппының билгеләре сезонлы грипп вакытында күзәтелгәннәреннән әллә ни аерылмый. Аны йоктырган кешенең тән температурасы күтәрелә, тамагы, башы авырта, борынга томау төшә, аппетиты югала.

Шулай да дуңгыз гриппына хас төп билгеләр дип белгечләр түбәндәгеләрне атый:

– кисәк кенә тән температурасы күтәрелә;

– тамак авырта, коры ютәл пәйда була;

– баш һәм буыннар авырта;

– хәлсезек;

– эч китү, косу;

– күз кисеп-кисеп авырта.

 

Грипп йоктыру куркынычы бигрәк тә кемнәргә яный?

– биш яшькә кадәрге балалар, ике яше тулмаган балалар өчен аеруча куркыныч;

– 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;

– йөкле хатын-кызлар;

– йөрәк-кан тамыры авырулары, хроник тын юлы чирләре (астма, хроник үпкә авыру), яман шеш, шикәр чире, хроник бөер һәм бавыр, неврология белән бәйле чирләр.

 

Дуңгыз гриппыннан ничек сакланырга?

– Йөткергәндә, төчкергәндә борын һәм авызны чүпрәк яки салфетка белән каплагыз. Аларны ташларга онытмагыз.

– Кулларны даими рәвештә сабын белән бып торыгыз. Йөткергән һәм төчкергән булсагыз, иң беренче эш итеп шуны эшләргә кирәк. Антисептик та һәрчак кул астында торсын.

– Юылмаган кул белән күз, борын һәм авызны кагылырга ярамый. Микроблар шул юл белән тарала.

– Йорт җиһазларын, ишек тоткаларын даими рәвештә дезинфекцияләп торыгыз.

– Авырып киткән очракта өйдә калыгыз.

https://vatantat.ru/2022/12/98574/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев