Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Иртән нәрсә ашау файдалы? Табиб КИҢӘШЛӘРЕ

Табигать кануннары буенча, организм, көз җитүгә, суыкларга әзерләнә: гәүдәгә май җыела башлый. Көннәр кышка авышкач, витаминнар җитми, йокымсырата, тиз алҗыта. Диетолог Наҗия Хамматова, мондый хәлгә юл куймас өчен, иртәнге ашны беркайчан калдырмаска, һәм аны дөрес ризыклардан гына әзерләргә киңәш итә.

Күпләребез, вакыт юклыкка сылтап, иртән бер чынаяк чәй яки каһвә белән генә чикләнә. Вакыт тар икән, җиңелчә ашны кичтән үк әзерләп калдырырга мөмкин. Иртән аппетитны ачу, канны кудырып җибәрү өчен, бер стакан җылы су эчүдән дә яхшысы юк, ди Наҗия ханым.

Төнгә каршы авыр эшкәртелә торган ризыкны авызга алмаска, гомумән, кичке алтыдан соң ашамаска кирәк. Иртән аз гына ачыгу хисе белән йокыдан тору яхшы. Диетолог әйтүенчә, иртәләрен җиңелчә ризык әзерләргә вакыт тапмасагыз, үзегез белән эшкә алып бару өчен уңайлы ризыклар – смузи (блендерда яшелчә яки җиләк-җимешне изеп, сөт яки сок белән болгатып ясалган эчемлек), запеканка әзерләгез.

Файдалы иртәнге рецептлар белән дә бүлеште Наҗия Хамматова

Алма + банан + дарчин

Бүлмәгә дарчин (корица) исе таралса, балачакта әниебезнең камыр ризыклары исен хәтерләтеп, күңелдә ниндидер бәйрәм хисе уяна. Сынап карагыз әле, чыннан да шулай! 1 кызыл алма, 1 банан, 5 миндаль чикләвеге, 100 грамм сөт, 150 грамм йогырт кирәк. Барысын да блендерга салып болгатабыз һәм дарчин (корица) өстибез.

Геркулес + хөрмә + кабак

Әфлисун төсендәге эчемлек үзе генә дә иртән кәефне күтәреп җибәрә! 5 аш кашыгы геркулеска 1 хөрмә, 1 стакан йогырт салып, блендерда болгатабыз.

Банан+хөрмә

Блендерга 1 стакан кайнар су, 1 банан, 3 хөрмә җимеше (финик), 1\4 аш кашыгы дарчин һәм бер чеметем ванилин салып болгатабыз. Кайнар килеш эчәбез.

Сыр һәм йомырка белән бутерброд

3 йомырканы сытып, шуңа 1 аш кашыгы сөт, яшел тәмләткеч (ваклап), тәменчә паприка өстибез һәм күпертәбез. Тәменчә тоз салабыз. Йомырка тәбәсенең ике ягын да кыздырып алабыз. Алты икмәк телемен кетердәп торырлык итеп кыздырабыз. Икмәк телеменә йомырка тәбәсе, сыр уып салабыз һәм икенче телем белән каплыйбыз. Тавыкның түш итен дә өстәргә мөмкин. Өч бутерброд килеп чыга. Сыр эрегәнче, мичтә тотабыз. Мондый бутербродлар А, Е һәм В төркемендәге витаминнарга бай.

Кышын безнең алда артык авырлык җыймау бурычы тора, ди диетолог. Шуңа күрә елның суык чорында иртәнге ашның әһәмияте гаять зур. Дөрес итеп әзерләнгән иртәнге аш беркайчан да тазартмый. Тәмле ризыклы көз һәм кышлар сезгә!

https://vatantat.ru/2022/11/96740/ фото һәм мәгълүмат алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев