Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Коронавирус белән авырганнан соң алты ай буена үлем куркынычы саклана

Коронавирусны кичергәннәр җентекле диспансеризация узарга тиеш.

Ковидтан соң алты айга кадәр кеше гомере өчен куркыныч халәт саклана. Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ковид белән авырганнан соң алдагы алты айда үлем куркынычының кисәк артуын әйтте, дип яза ТАСС.

Мурашко белдерүенчә, тромблар барлыкка килүгә, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары зарарлануга бәйле төрле өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Ковид кичерүче пациентларның җентекле диспансеризация узуы мөһим, дип саный ул.

Иминиятләштерү компанияләре һәм медицина оешмалары мондый кешеләрнең исемлеген булдырып, аларны чакыра башлаган инде.

Коронавирус белән авырганнан соң өзлегүләрне ачыклау өчен, киңәйтелгән диспансеризация Россия регионнарында 1 июльдән башланды.

Россиянең сәламәтлек саклау министры аның төрле регионнарда эпидемиологик вазгыятькә бәйле уздырылачагын әйтте. 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев