Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Сәламәтлек саклау министрлыгы түләүсез дарулар исемлеген киңәйтә

Инфаркт, инсульт кичергән, йөрәк һәм кан тамырына операция ясаткан пациентлар хастаханәдән чыгып, амбулатор дәвалану үткәндә, түләүсез даруларны күбрәк алачак. Әлеге проект боерыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми порталында урнаштырылган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Исемлектәге 23 даруга йөрәк җитешсезлеге белән интегүчеләр өчен кирәк булган тагын 8 препарат кертү тәкъдим ителә.

«2024 елга кадәр йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш буенча федераль проект кысаларында 122,4 млрд сум бүлеп бирү каралган. Бу материаль-техник базаны, шул исәптән 366 региональ кан тамырлары үзәкләрен яңарту гына түгел, ә амбулатор этапта авыруларны дару белән тәэмин итү программасы да. Әлеге максатларга ел саен 10 млрд сумнан артык акча тотыла. 2020 елда әлеге ярдәм 450 мең кешегә күрсәтелгән, быелгы елның сигез аенда – 652 мең кешегә», – дип ассызыклады Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин.

Узган елны Сәламәтлек саклау министрлыгында түләүсез дарулар белән тәэмин итү вакытын бер елдан ике елга озайтып программаны киңәйтергә уйладылар. «Хәзер программаның гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәбез», – ди ул.

Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгында программаны киләчәктә инфаркт яки инсульт булмаган, әмма мондый авырулар килеп чыгу куркынычы югары булган пациентларны да кертеп, киңәйтү дөрес булуын таныйлар.

https://tatar-inform.tatar/news/salamatlek-saklau-ministrlygy-tulausez-darular-isemlegen-kinaita-5860258

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев