Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табан авыруларын булдырмау өчен киңәшләр

Травматолог-ортопед Евгений Бикташев шул уңайдан фикерләре белән уртаклашты.

– Табанның кеше организмында тоткан урыны әйтеп бетергесез. Терәк-хәрәкәт аппараты нәкъ менә шуннан башлана. Табанның формасы бозылмаган булса, ул яхшы хәрәкәтләнсә, калган барлык органнар да көйле эшләячәк. Хәрәкәтләнгәндә табанга басым тигез төшәргә тиеш. Табанга бәйле кимчелекләр күзәтелгәндә, кешене умыртка баганасы (сколиоз) борчый, тез, оча һәм бот буыннары туза.

– Табанда үзгәрешләр башланганны кайдан белергә?

-Иң элек көндәлек киеп йөргән аяк киемегезгә игътибар итегез. Ул яхшы ук кыршылган, олтаны эчке яктан тузган булса, шикләнергә җирлек бар. Тик торганда, яисә хәрәкәтләнгәндә аякларның тиз аруы, кичкә таба сызлавы, аякны көзән җыеру да табан авырулары башланып килү турында кисәтергә мөмкин. Табан һәм тубык шешсә дә, игътибарлы булыгыз. Табан авыруыннан интеккән хатын-кыз биек үкчәле туфли дә кия алмый.

– Табанны ныгыту өчен, өй шартларында гади генә күнегүләр ясарга була. Әйтик, бармак очларында, үкчәдә, табанны эчке якка авыштырып, бармак очларыннан үкчәгә күчеп йөрү файдалы. Бер сызык буенча төз басып йөрү дә нәтиҗә бирә. Ял иткәндә уклау яки туп тәгәрәтеп утыру да табан мускулларын ныгытырга ярдәм итә.

Табан авыруларын булдырмау өчен киңәшләр

Табанның сәламәтлеген балачактан ук кайгыртырга кирәк. Моның өчен бала 3–4 яшьлек чагында ук гимнастика ясарга тиеш.

Ортопедик келәмдә йөрү, аяк бармаклары белән уенчык җыю, туп тәгәрәтү, яланаяк йөгерү дә файдалы.

Аяк киемен дә дөрес сайларга кирәк. Ул артык каты булмасын. Шуңа күрә аны иң элек бөгеп карарга кирәк. Аның бармак очлары үкчәгә кадәр тияргә тиеш.

Аяк киеменең һава йөртә торган булуы да шарт.

Гүзәл затларга исә үкчәсе 5 сантиметрдан биек булмаган, кысып тормаган туфли кияргә киңәш ителә.

Табанны сәламәт килеш саклау өчен, ел саен ортопедка күренеп торырга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153412/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев