Татарстан табибы йөрәк авырулы кешеләргә ковидның йогынтысы турында онлайн сөйләячәк
Туры эфир Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм республиканың оператив штабның Instagram-аккаунтында узачак.
25 февральдә, Instagram челтәрендә онлайн-эфир узачак. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләрнең сәламәтлегенә зыяны турында сөйләячәк һәм республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.
«Эфир «Туп-туры йөрәккә. Кардиолог Covid-19ның йөрәк һәм кан тамырларына йогынтысы турында» дигән темага багышланган», — дип ачыклык керттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Зөлфия Ким табибларның йөрәк авырулы кешеләрнең куркыныч яный торган төркемгә кертелү сәбәпләре турында сөйләчәк. Шулай ук ул үзеңне һәм якыннарыңны коронавирусның тискәре нәтиҗәләреннән саклау өчен киңәшләр бирәчәк.
Онлайн-трансляция 11.30 сәгатьтә башлана. Эфир республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев