Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Кышка – бүгеннән

Хәзер хуҗалыклар мал азыгы әзерләү белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 июнь көненә күпьеллык үлән 7 мең 700 гектарда чабып алынган. Шуның 3 мең 700 гектары - печәнгә, 4 мең гектары сенаж һәм яшел азык өчен. Хуҗалыклар 2 мең 870 тонна - печән, 8 мең 330 тонна...

Хәзер хуҗалыклар мал азыгы әзерләү белән мәшгуль.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 июнь көненә күпьеллык үлән 7 мең 700 гектарда чабып алынган. Шуның 3 мең 700 гектары - печәнгә, 4 мең гектары сенаж һәм яшел азык өчен. Хуҗалыклар 2 мең 870 тонна - печән, 8 мең 330 тонна сенаж (шуның 770 тоннасы пленкага төрелгән), яфрак азык - 80 тонна, дару үләннәре - 13 тонна әзерләгән. Бер шартлы баш малга 3, 70 центнер азык берәмлеге туры килә.
Шул ук вакытта чәчүлек мәйданнарын корткычларга каршы эшкәртү бара, бу эш 15 мең 700 гектарда башкарылган, чүп үләненә каршы 30 мең 900 гектар җир эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл