Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Хәйләкәр шабашник

Алдакчы, ягъни мошенниклар һәрвакытта да булган. Тик хәзергеләре заманча һәм кырыс булулары белән аерылып тора. Сезгә 1946 елда булган бер хәл турында сөйлим. Төрле авылларда йөреп, вак-төяк эш башкарып көн итүче бер ир була. Бервакыт урта яшьләрдәге ханымга өй түбәсен ябарга сөйләшә. Хатын-ялгыз, ир аның белән яшәргә кала, ышанычын яулый....

Алдакчы, ягъни мошенниклар һәрвакытта да булган. Тик хәзергеләре заманча һәм кырыс булулары белән аерылып тора. Сезгә 1946 елда булган бер хәл турында сөйлим.


Төрле авылларда йөреп, вак-төяк эш башкарып көн итүче бер ир була. Бервакыт урта яшьләрдәге ханымга өй түбәсен ябарга сөйләшә. Хатын-ялгыз, ир аның белән яшәргә кала, ышанычын яулый. Менә беркөнне хатынга: "Әйдә, йорт-җирне, малны сатабыз да моннан күченеп китәбез", - дип тәкъдим итә. Тегесе моның сүзенә ышана һәм барлык мал-мөлкәтләрен сатып, тимер юл вокзалына юл тоталар. Ул елларда билет алу бик авыр була. "Болай итәбез,-ди шабашник. Букчасыннан бер капчык чыгара да: "Сине капчыкка утыртыйк, ә мин кыйбат булса да билет табармын, сине аркама асып керермен", -ди.
Хатынны капчыкка кертеп, авызын бәйли һәм вокзалның бер почмагына илтеп куя. Ә үзе кесәсе тулы акчалар белән юкка чыга...
Әлеге капчыкны сакта торучы милиционер күреп ала, селкетеп карый. Тегеннән: "Кайда йөрисең син?" -дигән тавыш ишетелә. Капчыкның авызын ачкач, хатын килеп чыга, барысын сөйләп бирә, тик инде соң була.
Һөнәрле бул - бай бул
Бер авылда балта остасы яшәгән. Бик чиста, пөхтә агай булган ул. Ишек алдында, бакчасында бернинди чүп үлән үстермәгән, гел чистартып, себереп торган. Һәр кирәк әйбере урынлы булган. Суга да читкә - инешкә йөрмәгән, коесы үзләренеке икән.
Бердәнбер көнне колхозда ат белән эшләүче малае әтиләренә утын кайтара. Әтисе өйдә булмый. Кайткач күрә - ботаклы кәкре-бөкре агачлар ишек алдын тутырып ята. Бу моңа ошамый. Бәләкәй арбасын ала да, теге агачларны төяп, чүплеккә илтеп ыргыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл