Хоккей тег белән яңалыклар
-
Куакбаш командасы – беренче!
Узган ялларда Лениногорск Боз сараенда авыл яшьләре арасында хоккей буенча ярышлар үтте.
-
Куакбаш егетләре хоккей буенча штурмлый
Куакбаш авылы егетләре хоккей буенча сынатмыйлар. Узган ялда алар Зәй-Каратайның хоккей кортында мәктәпнең "Факел" командасы белән очрашты. Уен 2:1 исәбе белән Куакбашның "Штурм" командасы файдасына төгәлләнгән. Тимәш командасын да штурмлап кайтканнар, уен 4:0 исәбе белән тәмамланган.
-
Лениногорскида яңа хоккей командасы оешырга мөмкин
Россия Яшьләр хоккей лигасының идарәче директоры Алексей Морозов эшлекле сәфәре белән Әлмәттә булды. Ул Татарстан хоккей федерациясе президенты Шәфәгать Тәхаветдинов белән очрашты. Сөйләшү барышында Лениногорскида яңа хоккей командасы оештыру турында килештеләр, дип хәбәр итә интертат-ру сайты.
-
СКА – "Ак Барс": бүген дүртенче уен
Гагарин кубогы өчен финал сериясендә бүген дүртенче матч уза. Санкт-Петербургта җирле СКА белән Казанның "Ак Барс" командалары арасындагы матч 19:30 сәгатьтә башлана. Әлегә гомуми исәп СКА файдасына - 2:1. Ике көн элек узган өченче матчта "Ак Барс" хоккейчылары җиңүгә ирешеп (2:1), туган көнен билгеләп узучы СКА капитаны Илья Ковальчукның кәефен...
-
Хоккей финалына билетлар сатуга чыкты — иң арзаны 1000 (!) сум
Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалы - "Ак Барс" - СКА командалары арасындагы матчка билетлер сатуга чыкты. Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда хәбәр итүләренчә, билетларны бүген 14:00 сәгатьтән соң гына сата башлаганнар. "Ак Барс" хоккейчылары СКА командасы белән үз бозында 11 һәм 13 апрель көннәрендә уза. Бер кешегә 4тән дә артык...
-
Боз сараенда хоккей уйнадылар
Үткән якшәмбедә шәһәрнең Боз сараенда «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгына багышланган хоккей турнирының финал уеннары үтте. Турнирда барлыгы алты команда катнашты. Алар арасында «Алга», «Танеко» (Түбән Кама), Лениногорск ветераннарының җыелма хоккей командасы, Лениногорск нефть техникумы, «Җәлилнефть» һәм «ТНГ - Групп» җәмгыяте командалары бар иде. Турнир барышында төркемнәрдә алты уен үткәрелде -...
-
Лениногорск районы укучылары хоккей ярышында катнашты
20 февраль көнне Лениногорск районы Тимәш мәктәбендә район укучылары арасында хоккей буенча ярыш узды, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсеннән. Анда Тимәш, Шөгер, Куакбаш, Зеленая Роща, Зәй-Каратай авылы мәктәпләреннән 5 команда катнашты. I урынны - Шөгер авылы командасы яуласа, II урынга - Куакбаш, III урынга Зәй-Каратай авылы командалары лаек булды. Катнашучы...
-
Лениногорск районы Куакбаш хоккейчылары – беренче
Шөгердә авыл яшьләре арасында, кышкы сезонны ябу уңаеннан, хоккей уены үтте. Хуҗалар белән беррәттән, бозда Иске Шөгер, Зеленая Роща һәм Куакбаш авылы егетләре очрашты. Нәтиҗәдә, I урынны - Куакбаш, II урынны - Шөгер һәм III урынны - Зеленая Роща яшьләре яулады. Күчмә кубок Куакбаш хоккейчыларына тапшырылды.
-
Лениногорск яшьләре хоккей уйнады
Иске Шөгер авылында район мәктәбе укучылары һәм авыл яшьләре арасында хоккей ярышлары үтте. Беренче булып бозга мәктәп укучыларының җыелма командасы чыкты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, боз хуҗалары I урынга лаек булды. Икенче урын - Куакбаш, өченче урын - Зеленая Роща мәктәбе укучыларында. Икенче көнне уен авыл яшьләре арасында үтте. Монда беренчелекне...
-
Лениногорскиның яшь хоккейчылары
Үткән якшәмбе шәһәребезнең "Сокол" хоккей кортында (Ленинград урамы, 32 «А» йортта, элеккеге ЕРЦ ишегалдында) республиканың көньяк-көнчыгыш регионнарының яшүсмерләр клубы арасында "Татнефть" җәмгыяте кубогына XII традицион турнирны ачу тантанасы үтте. Бу көнне турнирга Лениногорскиның "Буровик", "Сокол", "Ромашка", "Мотор", "Чайка", "Девон", "Соколята", Балалар йортының "Вихрь" һәм Нурлатның "Буровик" белән "Искра" хоккей командалары...
-
20 саны уңыш китерде
Лениногорск Боз сараенда "Татнефть" җәмгыяте эшче хоккей лигасы командалары арасында чираттагы хоккей турниры үтте. "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасы икенче уенында "Елховнефть" идарәсе белән очрашты. Күптән түгел үз бозында "Алга" командасы "Татнефть-Нефтехим" (Түбән Кама) идарәче компаниясе командасы белән очрашып, аны 20:1 исәбе белән тар-мар иткән иде. Бу юлы да җанатарлар, хоккей...
-
Беренчелек – хуҗаларда
Боз сараенда хоккей сөюче 1999 елгы яшүсмерләр очрашты. Ярышта Сарман, Мөслим, Бөгелмә һәм Лениногорск хоккей командалары "Нефть и жизнь" журналы призына көч сынашты. Бозда, беренче булып, Лениногорск һәм Бөгелмә командалары очрашып, ярышның беренче минутында ук лениногорскилылар көндәшләре капкасына бер алка кертергә өлгерде. Бераз көч сынашканнан соң, бөгелмәлеләр дә берне чиертте....
-
Куакбашта хоккей бәйрәме
Шушы көннәрдә Куакбаш мәктәбе хоккей мәйданчыгында мәктәп укучылары һәм авыл яшьләренең җыелма командасы «Штурм» белән «Лениногорскнефть» идарәсенең җыелма «Алга» командалары очрашты. Март аеның гадәти булмаган салкыны хоккейчыларны да, боздагы тамашаны күзәтергә килгән җанатарларны да куркытмады. Уенның беренче мизгелләреннән үк Алмаз Әбүзәр улы Сабирҗанов җитәкчелегендәге «Штурм» командасы егетләре инициативаны үз кулларына...
-
Өстенлек кунаклар ягында
"Татнефть" җәмгыяте балалар һәм өлкәннәр спортына зур игътибар бирә. Җәмгыять хезмәткәрләре спортның күп төрләре буенча ярыша. Быел "Татнефть" компаниясенең эшче хоккей лигасы оештырылды. "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасында идарә хезмәткәрләре уйный. Күптән түгел алар Баулыга барып, аннан җиңү белән кайтты. Ә шушы көннәрдә "Алга" командасы "Җәлилнефть" идарәсенең "Җәлилче" командасын үз бозында...