Узган ялларда Лениногорск Боз сараенда авыл яшьләре арасында хоккей буенча ярышлар үтте.
Районның иң көчле өч командасы очрашты: Шөгер, Тимәш, Куакбаш хокеейчылары. Спортчыларны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов сәламләде.
Нәтиҗәдә, беренче урынны Куакбаш командасы алды. Икенчедә – шөгерлеләр, өченче урында – Тимәш командасы егетләре.
Командаларга призлар тапшырылды. Җиңүче команда Кубок белән бүләкләнде.

Нет комментариев