Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорскиның яшь хоккейчылары

Үткән якшәмбе шәһәребезнең "Сокол" хоккей кортында (Ленинград урамы, 32 «А» йортта, элеккеге ЕРЦ ишегалдында) республиканың көньяк-көнчыгыш регионнарының яшүсмерләр клубы арасында "Татнефть" җәмгыяте кубогына XII традицион турнирны ачу тантанасы үтте. Бу көнне турнирга Лениногорскиның "Буровик", "Сокол", "Ромашка", "Мотор", "Чайка", "Девон", "Соколята", Балалар йортының "Вихрь" һәм Нурлатның "Буровик" белән "Искра" хоккей командалары...

Үткән якшәмбе шәһәребезнең "Сокол" хоккей кортында (Ленинград урамы, 32 «А» йортта, элеккеге ЕРЦ ишегалдында) республиканың көньяк-көнчыгыш регионнарының яшүсмерләр клубы арасында "Татнефть" җәмгыяте кубогына XII традицион турнирны ачу тантанасы үтте.


Бу көнне турнирга Лениногорскиның "Буровик", "Сокол", "Ромашка", "Мотор", "Чайка", "Девон", "Соколята", Балалар йортының "Вихрь" һәм Нурлатның "Буровик" белән "Искра" хоккей командалары килгән иде.
Елдан-ел хоккей белән шөгыльләнергә теләүче яшүсмерләр саны арта. Бозга чыкканчы, барысы да, яшь үзенчәлекләренә карап, күнекмәләр үтә. Ә инде бозга чыкканда, үзләрен иркен тотарга өйрәнгән була. Шуны истә тотып, "Татнефть" җәмгыяте яшүсмерләрнең спорт белән шөгыльләнүенә зур әһәмият бирә һәм яшь хоккейчыларга даими ярдәм итә. Бу көнне балалар хоккеен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовка Муниципалитетның Рәхмәт хаты тапшырылды. Ә "Татнефть" җәмгыяте исеменнән, күптәнге традиция буенча, нефть регионындагы яшүсмерләр хоккей командаларына яңа хоккей формасы сатып алу өчен акчалата сертификат бирелде.
Бу көнне тренерлар да бүләкләнде. "Сокол" яшүсмерләр клубы тренеры Геннадий Пименовка намуслы хезмәте, нефть регионында балалар һәм яшүсмерләр хоккеен үстерү өчен, муниципаль районның һәм республиканың көньяк-көнчыгыш нефть регионнарының яшүсмерләр клубы арасында хоккей уеннарын үткәрү комитетының Мактау грамотасы һәм акчалата премия бирелде. Ә яшүсмерләр хоккей клубының иң яхшы тренерларына, 2012 ел нәтиҗәләре буенча, Лениногорск шәһәре Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
"Татнефть" җәмгыяте кубогына турнир ачык дип игълан ителгәннән соң, командалар арасында яңа сезонның беренче уеннары үтте. Беренче уенда Нурлатның "Искра" командасы шәһәребезнең "Соколята" кызлар командасына каршы уйнады һәм боз хуҗаларын 6:0 исәбе белән җиңде. Икенче уен Лениногорскиның "Мотор" һәм "Сокол" командалары арасында үтеп, "Сокол"ның җиңүе белән (6:0) тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хоккей

2
X