Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Өстенлек кунаклар ягында

"Татнефть" җәмгыяте балалар һәм өлкәннәр спортына зур игътибар бирә. Җәмгыять хезмәткәрләре спортның күп төрләре буенча ярыша. Быел "Татнефть" компаниясенең эшче хоккей лигасы оештырылды. "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасында идарә хезмәткәрләре уйный. Күптән түгел алар Баулыга барып, аннан җиңү белән кайтты. Ә шушы көннәрдә "Алга" командасы "Җәлилнефть" идарәсенең "Җәлилче" командасын үз бозында...

"Татнефть" җәмгыяте балалар һәм өлкәннәр спортына зур игътибар бирә. Җәмгыять хезмәткәрләре спортның күп төрләре буенча ярыша. Быел "Татнефть" компаниясенең эшче хоккей лигасы оештырылды. "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасында идарә хезмәткәрләре уйный. Күптән түгел алар Баулыга барып, аннан җиңү белән кайтты. Ә шушы көннәрдә "Алга" командасы "Җәлилнефть" идарәсенең "Җәлилче" командасын үз бозында - Лениногорск Боз сараенда кабул итте.

Уен югары темпларда башланып китте. Ләкин озак та үтмәде, кунаклар безнекеләр капкасына бер-бер артлы ике алка кертеп, үзләрен күрсәтмәкче булды. "Лениногорскнефть" уенчылары да төшеп калганнардан түгел, каршы як капкага берне "сылады". Шулай да беренче период "Җәлилче" командасы файдасына 1:6 исәбе белән төгәлләнде.
Үзләренең капкасына кергән алкаларның әҗәтен кайтару теләге белән "Алга" командасы икенче периодны башлап җибәрде. Уен башланып 11 минут үтүгә, исәпне 3:6 итеп ясап куйды. Көчле уйныйлар, ныклы әзерлекләре күренеп тора. Җанатарларның "Алга, вперед!" дип икеләйтелгән вариантта кычкырулары да команда үзе генә түгел, таянырдай кешеләре бар икәнен күрсәтте.
Өченче период та "Алга" командасының кискен һөҗүме белән башланды. Бер-бер артлы ике алканы көндәшләр капкасына "шудыртты". Менә хәзер исәпне тигезлиләр, менә хәзер безнекеләр алга чыга дип торганда, ни кызганыч, "Җәлилче"ләр "Алга" командасы капкасына алкалар кертеп, узып китте. Уен 8:14 исәбе белән төгәлләнде.
Бу әле башы гына. Яулыйсы үрләр алда булыр. Иң мөһиме - нефтьчеләребезнең төп эше - нефть табудан тыш шундый спорт төре белән шөгыльләнүләре, катнашулары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хоккей

2
X