СКА – "Ак Барс": бүген дүртенче уен
Гагарин кубогы өчен финал сериясендә бүген дүртенче матч уза. Санкт-Петербургта җирле СКА белән Казанның "Ак Барс" командалары арасындагы матч 19:30 сәгатьтә башлана. Әлегә гомуми исәп СКА файдасына - 2:1. Ике көн элек узган өченче матчта "Ак Барс" хоккейчылары җиңүгә ирешеп (2:1), туган көнен билгеләп узучы СКА капитаны Илья Ковальчукның кәефен...
Ике көн элек узган өченче матчта "Ак Барс" хоккейчылары җиңүгә ирешеп (2:1), туган көнен билгеләп узучы СКА капитаны Илья Ковальчукның кәефен кырган иде. Бүген инде казанлыларга үз уенчыларының кәефен күтәрергә туры киләчәк - 17 апрельдә "Ак Барс" һөҗүмчесе Константин Кольцов 34 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Шулай булгач, икеләтә бәйрәм ясау өчен Константинның үзенә дә ныграк тырышырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев