Трамплин тег белән яңалыклар
-
Иван Панин – кабат беренче
Сочида җәйге ике төр ярыш буенча Россия Кубогының чираттагы этабы үтте. Анда якташыбыз Иван Панин катнашып, трамплиннан сикерү һәм 10 километр ераклыкка чаңгыда йөгерү буенча иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Ул 3 секундка Татарстан спортчысы Денис Исайкинны һәм 17 секундка Свердловск егете Сергей Дьячукны артта калдырып, финишка беренче килгән.
-
Уңышлары байтак
Лениногорск - үзенең спортчылары, спортта яулаган уңышлары белән горурлана ала. Ел саен спорт сезонын югары урыннар белән төгәллиләр. 2011-2012 елгы сезон ни белән сөендерде соң? Бу хакта трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Федерация президиумы утырышында фикер алыштылар. Аны Федерация рәисе Әнәс Вәлиев алып барды. Чаңгыда ике төр...
-
Җилдәй җитез “очучылар”
Узган атнада шәһәрдә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Уфа, Сочи, Киров, Түбән Новгород, Лениногорск шәһәрләреннән 70кә якын яшүсмер катнашты. Бу өченче сезонның беренче ярышлары иде. Кемдер беренче тапкыр гына катнашса, кайберәүләр өчен бу алдагы ярышларга күнекмәләр алу булгандыр. Бүләкләү тантанасына җиңүчеләрне котларга трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике...
-
Трамплиннан сикерәләр
12 - 14 июньдә Лениногорскида 19 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Анда Уфа, Казан, Түбән Новгород, Сочи шәһәрләре, Киров өлкәсе, Пермь крае җыелма командалары катнаша. 12 июнь - килү көне, 13 июнь - рәсми күнекмәләр, 14 июнь - К-29 һәм К-48 трамплиннарыннан сикерү.
-
Якташлар сынатмады
Күптән түгел А.Звягинцев истәлегенә багышланган трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Ачык чемпионат һәм ТР беренчелеге үтте. Анда безнең шәһәр, Уфа, Түбән Тагил, Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск һәм Казан шәһәреннән килгән җыелма командалар катнашты. Баш судья булып Андрей Федорук билгеләнгән иде. Ни өчен А.Звягинцев истәлегенә багышланган соң бу...
-
Югары дәрәҗәдә үтте
Сочида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия кубогы этабы үтте. Ул Сочида булачак Олимпия уеннарына трамплиннарны әзерләү максатыннан тест рәвешендә үтүче чаралар кысасында узды. Анда Лениногорскидан "очучы" җитез егетләребез, республиканың спорт мастерлары Андрей Ивановский һәм Артем Кащеев катнашты. Андрей - VIII урынны, ә Артем - IX урынны алды. Беренче трамплин рекордын...
-
Бөтенроссия ярышыннан җиңү белән
Санкт-Петербургта трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш буенча Бөтенроссия финал ярышлары үтте. Ул әлеге төр төр ярышның 100 еллыгына багышланган иде. Монда хуҗалар белән беррәттән, Түбән Тагил, Междуреченск, Уфа, Түбән Новгород, Мурманск, Ленинград өлкәсе һәм Татарстаннан 100 спортчы катнашты. Ярышлар кызлар һәм малайлар арасында, өч төрле яшь категориясе буенча...
-
Җитезлекләрен күрсәттеләр
Пермь шәһәрендә чаңгының ике төре буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Ул 1998-1999, 1996-1997, 1994-1995 елгы яшүсмерләр арасында узды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе өлкәсе, Пермь, Краснояр крае, Уфа, Казан командалары белән беррәттән, Лениногорск командасының катнашуы - сөенечле күренеш. Ә алдынгы урыннар яулавы тагын да шатлык бирә. 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында шәһәрнең 6...
-
Беренчелек җиңүчеләре
Шәһәребездә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Урал һәм Идел буе Федераль округы беренчелеге үтте. Анда Уфа, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Киров, Пермь һәм Пермь крае (Березники, Лысьва, Краснокамск шәһәрләре, Хохловка һәм Ильинский поселоклары), Лениногорскиның 100дән артык спортчысы катнашты. Ярышның беренче көнендә 1994-1995 һәм 1996-1997 елгы үсмерләр өчен HS-75 трамплинында рәсми күнекмәләр...