Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Җилдәй җитез “очучылар”

Узган атнада шәһәрдә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Уфа, Сочи, Киров, Түбән Новгород, Лениногорск шәһәрләреннән 70кә якын яшүсмер катнашты. Бу өченче сезонның беренче ярышлары иде. Кемдер беренче тапкыр гына катнашса, кайберәүләр өчен бу алдагы ярышларга күнекмәләр алу булгандыр. Бүләкләү тантанасына җиңүчеләрне котларга трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике...

Узган атнада шәһәрдә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Уфа, Сочи, Киров, Түбән Новгород, Лениногорск шәһәрләреннән 70кә якын яшүсмер катнашты.



Бу өченче сезонның беренче ярышлары иде. Кемдер беренче тапкыр гына катнашса, кайберәүләр өчен бу алдагы ярышларга күнекмәләр алу булгандыр. Бүләкләү тантанасына җиңүчеләрне котларга трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш буенча Федерация президенты Әнәс Вәлиев килде. Ул спортчыларга киләчәктә дә уңышлар елмаюын һәм 2014 елда Сочида узачак ярышларда катнашу бәхете насыйп булуын теләде. Шунысы сөенечле: бу ярышларда кызлар да катнашып безнең Лениногорск кызы, 6 нчы мәктәп укучысы (1996-1997 елгылар арасында) Елена Тетюева III урынга чыкты.
Әйе, мондый кызу һава торышында К-29 метр, К-48 метрлы трамплиннардан сикерү җиңел генә түгелдер. Ләкин алган күнекмәләре ныклы булу сәбәпле, яшүсмерләр түземле һәм чыдамлылык күрсәтте. Менә шушы балаларның ничек итеп оста сикерүләрен карарга килүчеләр, җанатарлар күбрәк булса, нинди зур спорт бәйрәменә әверелер иде, югыйсә Бөтенроссия ярышлары бит. Башка шәһәрләрдән килүчеләр: "Лениногорскида поддержать итә беләләр икән", дип китсеннәр иде. 12 яшьлек малайларның курыкмыйча сикерүләрен әйт әле. 2000 елгы һәм аннан да кечерәкләр төркемендә 8 нче мәктәп укучысы Нияз Галиев I урынны яулады, шул ук мәктәптән Александр Логинов III урында. 1996-1997 елгы яшүсмерләр төркемендә шулай ук Лениногорск егетләре, "Олимпия резервы" спорт мәктәбе укучылары - Ренат Әкбәров (12 нче лицей) I урында, ә Артур Япаев (5 нче мәктәп) II урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин