Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Җитезлекләрен күрсәттеләр

Пермь шәһәрендә чаңгының ике төре буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Ул 1998-1999, 1996-1997, 1994-1995 елгы яшүсмерләр арасында узды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе өлкәсе, Пермь, Краснояр крае, Уфа, Казан командалары белән беррәттән, Лениногорск командасының катнашуы - сөенечле күренеш. Ә алдынгы урыннар яулавы тагын да шатлык бирә. 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында шәһәрнең 6...

Пермь шәһәрендә чаңгының ике төре буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Ул 1998-1999, 1996-1997, 1994-1995 елгы яшүсмерләр арасында узды.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе өлкәсе, Пермь, Краснояр крае, Уфа, Казан командалары белән беррәттән, Лениногорск командасының катнашуы - сөенечле күренеш. Ә алдынгы урыннар яулавы тагын да шатлык бирә. 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында шәһәрнең 6 нчы мәктәп укучысы Станислав Носов бронза медаль алды.
Команда ярышларына килгәндә, 1996-1997 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан җыелма командасы өченче урынга лаек булды. Аның составына безнең җитез егетләребез - Станислав Носов, Кирилл Сидоров (12 нче лицей), Руслан Тасим (10 нчы мәктәп) керде. Ә берсе Казаннан Данис Низаметдинов иде.
Захар Пономарев (7 нче мәктәп), Алексей Богатин (политехник колледж), Руслан Габидуллин (5 нче мәктәп) һәм Казаннан Роман Терехин кебек 1994-1995 елгы егетләрдән торган Татарстан җыелма командасына шулай ук III урын алу бәхете елмайды.
Идел буе һәм Урал федераль округы Беренчелеге нәтиҗәләре буенча җыелма команда оешты. Ул трамплиннан сикерүнең 100 еллыгына багышланган финал ярышларында катнашачак. Ярыш Санкт-Петербургта үтәчәк. Һәр округтан яшь категорияләре буенча ун көчле спортчыга катнашырга рөхсәт бирелде. Идел буе федераль округыннан 6 кеше трамплиннан сикерү буенча, 7 се чаңгының ике төр ярышы буенча финалга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин