Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Бөтенроссия ярышыннан җиңү белән

Санкт-Петербургта трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш буенча Бөтенроссия финал ярышлары үтте. Ул әлеге төр төр ярышның 100 еллыгына багышланган иде. Монда хуҗалар белән беррәттән, Түбән Тагил, Междуреченск, Уфа, Түбән Новгород, Мурманск, Ленинград өлкәсе һәм Татарстаннан 100 спортчы катнашты. Ярышлар кызлар һәм малайлар арасында, өч төрле яшь категориясе буенча...

Санкт-Петербургта трамплиннан чаңгыда сикерү һәм ике төр ярыш буенча Бөтенроссия финал ярышлары үтте. Ул әлеге төр төр ярышның 100 еллыгына багышланган иде.
Монда хуҗалар белән беррәттән, Түбән Тагил, Междуреченск, Уфа, Түбән Новгород, Мурманск, Ленинград өлкәсе һәм Татарстаннан 100 спортчы катнашты. Ярышлар кызлар һәм малайлар арасында, өч төрле яшь категориясе буенча өч трамплинда үтте. Ике төр ярышта 1996-1997 елгы егетләр арасында Руслан Тасим (10 нчы мәктәп) җиңүче булды. Кирилл Сидоров (12 нче лицей) бронза медаль алды. 2000 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында Данил Ильин (12 нче лицей) көмеш призер булды. Трамплиннан сикерү буенча 2000 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында Нияз Галиев (8 нче мәктәп), 1998-1999 елгы кызлар арасында Елена Тетюева (6 нчы мәктәп) көмеш медаль алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин