Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Аулак өй- көрәш» төбәкара проекты җиңүчеләре булган Шөгер мәктәбе укучылары Биләрдә ял итте

Август башында 5 көнлек форумда булдылар

Хәтерләсәгез, март ахырында Шөгер мәктәбе укучылары  "Аулак өй – көрәш”төбәкара проекты әдәби ярышының финалында җиңү яулаганнар иде.

Ул чакта алар финал  ярышына Арча районы, Яңа Кырлайга бардылар. Анда әдәби ярышта көч сынашканнан соң, Шөгер мәктәбе командасына суперприз – «Сәләт» лагерена юллама тапшырылды.

Күптән түгел, август башында укучылар Биләрдә «Сәләт» лагеренда ял итеп кайтты.

«Укучыларга шулкадәр ошаган Сәләт-Биләрдә, – дип сөйли укытучылары Резидә Хәертдинова. – Көннәре сизелмичә дә үтеп киткән. Мастер-класслар, дәресләр, укулар, мәдәни чаралар – барысы да булган. Тагын барасыбыз килә. Шундый конкурслар булса, тагын катнашабыз дип кайттылар», – ди Резидә ханым.

Төрле авыллардан җыелган 12 бала 5 көнлек форумда булды. Араларында беренче тапкыр гына Биләрдә булучылар да бар. Дөрес, 11нче сыйныфны тәмамлаучы берничә укучы бара алмаган, алар урынына уку алдынгылар, актив укучылар барып ял иткән.

Палаткалы лагерьда яшәп, татарча мохиттә аралашып, дуслашып, канәгать булып кайтканнар.

 

фото: Р.Хәертдиновадан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев