Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәбенең кызлары-егетләре «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектның финалында җиңү яуладылар

Ярыш 29 февраль, 1 март көннәрендә узды.

Укучылар арасында узган "Аулак өй – көрәш”төбәкара проекты әдәби ярышының финалы Арча районы, Яңа Кырлайда узды.

Әлеге ярышта Лениногорск районыннан Шөгер мәктәбе командасы катнашты. Исегезгә төшерик: алар узган ел ноябрь аенда муниципаль этапта җиңгәннәр иде.

Арчада узган финал ярышларында республиканың дүрт районыннан катнашканнар. Әдәби көрәшнең темасы: «Җәлил һәм Җәлилчеләр» иде.

Уен барышында командалар үзләре белән таныштырды, йола күрсәтү, сүзләрдән шигырь төзү, кемнең миллионер буласы килә, йөзек салыш уеннарында үзләрен сынаттлар.

Катнашучы 4 район да төрле номинациядә җиңүче. Ләкин Шөгер мәктәбе укучылары һәм Кайбыч районы укучылары суперпризга лаек булды.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, "Сәләт" лагерына юллам, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәдәният министрлыгы тарафыннан дипломнар тапшырылды.

Җиңүгә лаек булган Шөгер мәктәбе укучылар командасын һәм аларны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын котлыйбыз.

фотолар: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев