Якташыбыз Гөлфия Исхакова белән очрашуда махсус кунаклар да булачак
Кызыклы, җылы очрашу көтелә.
Күптән түгел сайтыбызга читтә яшәүче Гөлфия Исхакова якташлары белән күрешергә кайта, дип язган идек.
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең әдәби бүлеге хәбәр иткәнчә, 22 нче июнь көнне (дүшәмбе), Үзәк китапханәдә Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең язучылар, РФ журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова белән очрашу узачак.
Шулай ук бирегә махсус кунаклар да киләчәк: алар – җырчылар Зиннур Сафиуллин һәм Людмила Аланлы.
Кызыклы, җылы очрашу 14.00 сәгатьтә башлана. Әдәбият-мәдәният сөючеләрне көтеп калалар.
Ә аңа кадәр Гөлфия Исхакова белән аның балачагы үткән авыл – Мөэмин-Каратай авылында якташлары, авылдашлары белән очрашу узачак. Әлеге чара Мөэмин-Каратай мәдәният йортында 19 июньдә 18.00 сәгатьтә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев