Иске Куак авылында чыккан янгынның нечкәлекләре билгеле
Ир ут төрткән
Күптән түгел Иске Куак авылында өйдә янгын чыгуы, янгында хатын-кызның һәлак булуы турында сайтыбызда хәбәр иткән идек.
Хәзер әлеге янгын турында тулырак мәгълүмат барлыкка килде.
Тикшерү версиясе буенча, 1 сентябрь көнне Иске куак авылында 51 яшьлек ир исерү халәтендә үзенең өенең верандасына ут төртә. Үзе кача. Верандада ир белән бергә яши торган хатынның апасы була.
52 яшьлек хатын инвалид булганлыктан, ут эченнән чыга алмаган һәм янып үлгән.
Ир-атны тоткарлаганнар. Якын арада тикшерү комитеты судка ир-атны сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын сайлау турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк.
Булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
фото: янгын сүндерү бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев