Лениногорск тәрбиячесе Татарстанның иң яхшы тәрбиячесе исеменә дәгъва кылучы егерме тәрбияче исемлегенә керде.
20 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гарипова Резидә Хәмит кызы «Россиянең ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсының зональ этабында җиңүче булды һәм хәзер яңа сынауларга әзерләнә.
Тәрбияченең зональ этапта катнашып кайтуын сайтыбызда хәбәр иткән идек.
Ул чакта әле җиңүчеләр исемлеге билгеле түгел иде. Инде менә Мәгариф идарәсе Резидә Хәмит кызының зональ этапта җиңү яулаганын хәбәр итте.
Зональ этапта Резидә Хәмит кызы барлык сынауларны да лаеклы үтте, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгын, мәктәпкәчә педагогика өлкәсендә тирән белемнәрен һәм үз эшенә ихлас мәхәббәтен күрсәтте.
Ул Казанда узачак “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең республика этабында Лениногорск районын тәкъдим итү хокукын яулады.
Хәзер ул яңа сынауларга әзерләнә. Без аңа зур уңышлар теләп калабыз.
Нет комментариев