Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучысы Байконурга барачак

күңелле сәяхәт

Ноябрь аенда «Байконур» космодромына ракета җибәрүне үз күзләре белән күрер өчен  бер төркем укучылар барачак. 

21 октябрьдә Байконурга барачак  команданың катнашучыларын сайлап алу тәмамланды.

Татарстанның 38 муниципаль районыннан 529 кеше катнашырга дип гариза биргән.

Сайлап алу турынннан соң бары тик биш укучы гына  үзләренең космик хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге алды. Араларында Лениногорскиның 2нче мәктәбеннән 10нчы сыйныф  укучысы – Тимур Мөхәмәтов та бар. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. 

Экскурсия 24 ноябрьдән -28 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Тимурның шатлыгын уртаклашабыз.  

Фотода: Тимур сентябрь аенда Лениногорскига килгән  очучы Антон Шпаклеров белән очрашуда

Искә төшерү өчен: Очучы Антон Шпаклеров яшь лениногорскилыларга алга максат куюдан курыкмаска чакырды –  https://zamansulyshy.ru

фото: мәктәп сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев