Лениногорскида - кадрлар үзгәреше
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида - кадрлар үзгәреше

Лениногорскида кадрлар үзгәреше турында атналык дүшәмбе планеркасында хәбәр иттеләр.

Хәзер Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – Галеев Рәмис Минәхмәт улы. Моңарчы ул – Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры вазифаларын башкарды.

Ә Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры вазифасында хәзер – Илшат Мөкътәсим улы Гильманов. 

Лениногорск Мәдәният сарае директоры вазифасында – Гөлнара Хөснетдин кызы Вагизова. Моңарчы ул Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләде. Мәдәният сараеның директоры – Флера Төхвәтова лаеклы ялга китүен хәбәр иткән идек инде. 

 


Нет комментариев