Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида кадрлар алмашы: Мәдәният сарае директоры вазифасында яңа кеше

Флера Төхвәтова карьерасын Лениногорск Мәдәният сарае директоры вазифасында тәмамлады.

Флера Заһитовна Мәдәният сарае белән 26 ел җитәкчелек итте, тулаем алганда бу учреждениедә 48 ел эшләде.


    “Мин үз эшемне яратып башкардым. Мәдәният сарае минем икенче өем кебек булды, ә коллективны тагын да ныграк яраттым, үз иттем. Хезмәт еллары Мәдәният сараеның уңышларыннан торган шатлыклы көннәр белән тулы иде”, - ди Флера Төхвәтова.

Ул бик күп бүләкләргә ия, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 

Флера Заһитовна директорлык вазифасыннан китсә дә, Мәдәният сараенда үзешчән театрның режиссеры буларак кала.

Хәзер Мәдәният сарае директоры вазифасын Гөлнара Вагизова алып барачак, әлегә кадәр Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләде. Ул -  хезмәт елларын мәдәният тармагында башлаган кеше. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев