Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ун балалы гаиләләргә акчалата сертификатлар тапшырылды (+фотолар)

Лениногорскида Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.

Шәһәрдә “Балерина” фонтаны янында күркәм гаиләләрне хөрмәтләделәр. Шәһәр һәм районда матур пар булып яшәүче гаиләләрне күрү – сөенечле күренеш.

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален ике гаилә алды: 65 ел яшәүче Кульдюшевлар һәм 50 елдан артык яшәүче Золотухиннар гаиләсе. 

Күптән түгел сайтыбызда Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү тәртибен раслады , дип язган идек. Документ нигезендә, түләү күләме гаиләгә 100 мең сум тәшкил итә.

8 июльдә әлеге акчалата сертификатларны ике гаиләгә тапшырдылар. Әлеге гаиләләрдә 10 бала тәрбияләнә. Болар Псурцевлар һәм Борзовлар гаиләсе. 

Шулай ук бәйрәм тантанасында район башлыгы Марат Гирфановның Рәхмәт хатлары бергә 35 ел һәм аннан да күбрәк яшәүче 11 гаиләгә тапшырылды: Нуцковскийлар, Абрамовлар, Багмановлар, Вильдановлар, Зәйдуллиннар, Ильиннар, Петровлар, Фуреевлар, Сафиуллиннар, Гордеевлар, Усмановлар.

Чарада катнашучы гаиләләрне һәм килгән халыкны әлеге матур бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамис Галиев котлады.

Концерт номерлары, уен зоналары, мастер-класслар үткәрелде.


Фотолар: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев