Татар (туган) теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү өчен акчалата бүләкләүгә конкурс игълан ителә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге акчалата бүләкләүнең максаты – туган тел (татар) һәм әдәбият буенча республика олимпиадаларында һәм татар теле буенча Халыкара олимпиадада призерлар һәм (яки) җиңүчеләр әзерләгән туган тел (татар) һәм әдәбияты укытучыларын стимуллаштыру.
Акчалата бүләкләүгә конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар 2026 елның 10-11 сентябрендә olimp.grant-2025@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
Грант буенча мәгълүмат министрлык сайтында «Укытучылар өчен грантлар» («гомуми белем» – «милли белем») бүлегендә урнаштырылган.
tatar-inform.tatar
Нет комментариев