Татарстанда туган телләрне саклау эше турында Беренче каналда сөйләделәр
Россиядә беренче тапкыр РФ халыклары телләре көне билгеләп үтелгәндә, Беренче каналда илнең тел төрлелеген саклау эшчәнлегенә багышланган Светлана Костинаның репортажын күрсәттеләр. Материалда Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, шулай ук Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшенә аерым игътибар бирелде.