Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Алма бәлеше пешерәбез

Иң тәмле алма бәлеше пешереп, якыннарыгызны сыйлыйсыгыз киләме? Алайса бу рецептны кисеп алып куярга онытмагыз.

Шулай итеп, камыр ясау өчен 12 аш кашыгы кефир, 12 аш кашыгы сыек май, 1-2 йомырка, учлап шикәр комы, чама белән тоз, 1 бал кашыгы сүндерелгән сода кирәк булачак.

Эчлек өчен алманы үзегез чамалап алыгыз. Кемдер калны бәлеш ярата, кемдер йокарак...

Катнашмаларны тәртибе белән салып, гадәти камыр басабыз. Ул әзер булгач, савыттан аерылмый, кулдан тиз төшә. Камырны баскач, ял иттереп алыгыз. Шул арада эчлек әзерләргә кирәк. Алмаларны юып, үзегез теләгәнчә турагыз.

Камырны икегә бүлеп, уклау белән калын итми генә җәегез. Табага җәйгәч, бер уч тирәсе манный ярмасы сибеп калдырсагыз артык булмас. Алма салгач, өстенә учлап шикәр комы сибәргә була. Шикәр комы өстенә кашыклап май салына. Алай алмасы тәмлерәк була.

Рецепт буенча алынган ашамлыклардан уртача зурлыктагы ике таба алма бәлеше чыга.

https://tatvestnik-t.ru/articles/ash-su-retseptlary/2020-09-16/alma-b-leshe-905352

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яблочный пирог Алма бәлеше рецептлар татарча рецептлар