Еллар буе йөзләгән балаларга җан җылысын, энергия, көчен эчкерсез рәвештә өләшкән
ҖӘМГЫЯТЬ

Еллар буе йөзләгән балаларга җан җылысын, энергия, көчен эчкерсез рәвештә өләшкән

Зәй-Каратай авылы мәктәбендә озак еллар бик күп укучыларга белем һәм тәрбия биргән, мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да укучыларының хәлен белешеп торган, һәрдаим киңәшләрен, яхшы теләкләрен җиткереп торган Халидә Гаяз кызы Әхмәтшинаны август аенда соңгы юлга озаттылар.

92 яшенә кадәр гомер итеп, һәрвакыт изге уй-фикердә торган, чын мәгънәсендә зур хәрефләр белән язарлык Укытучы иде ул, ди зәй-каратайлылар. 

Халидә апа Әхмәтшина соңгы елларда килене Айсылу тәрбиясендә гомер иткән. Килене хөрмәт һәм игътибар күрсәтеп, тиешле йолаларны башкарып, бакый дөньяга озаткан. Бүгенге болганчык, туганлык мөнәсәбәтләре җепләре нечкә булганда, киленнең кайнанасына зур хөрмәт күрсәтүе – күркәм эш. Айсылу ханым үзе бу турыда тыйнак кына: “Ике малае да вафат, яше олы, ничек итеп әнинең үзен генә калдырмак кирәк? Алар (кайната белән кайнана) үзләре дә миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар, җылы кабул иттеләр, тату булып яшәдек”, - ди.

Халидә апага язмыш бала хәсрәтен биргән шул.

Ике бөркеттәй улын ана кеше җир куенына иңдергән. 2001 елда – Фәрит исемле улы, 2019 елда Мохтәр исемле улы бакыйлыкка күчә. Мохтәр – Айсылу ханымның ире. Иркен авылы кызы Айсылу белән Зәй-Каратайда танышалар, 1984 елда ике язмышны бер итеп, матур гына гаилә корып җибәрәләр, ике бала: кыз һәм ул үстергәннәр. Хәзер кызлары – Себердә, уллары Казанда яши. Айсылу белән Мохтәр абый өйләнешкәч Лениногорскида яшиләр. Һәм менә язмыш Айсылу апаны кайтара. Ул баштагы мәлдә ике арада йөрсә, аннары бөтенләйгә кайнанасы янына күчеп кайта. 

“Бик матур яшәде алар. Халидә Гаязовна бик сабыр кеше иде. Килене Айсылу ханым да ачык йөзле, ягымлы сүзле. Ул шулкадәр тыйнак. Бер урамда яшәгәч, гел аралашып тордык Халидә апалар белән, - дип сөйли Зәй-Каратай мәктәбе укытучысы Резидә Камалтдинова. – Мәктәп җитәкчелеге, мәктәп коллективы Халидә Гаязовнаны онытмадык, бәйрәмнәрдә укучылар белән дә, укытучылар белән дә котларга бара идек. Рәхәтләнеп сөйләшеп утыра идек. Халидә апа бик җайлы кеше булды. Кайчакта ир-ат көче башкара ала торган эшләргә ирем булышырга бара иде. Шулай авыр чакта да, шатлыклы көннәрдә дә тату гомер иттек”, - ди Резидә Камиловна. 

Һөнәргә тугрылык

 Халидә Әхмәтшина 1934 елда Зәй-Каратай авылында дөньяга килә. Әтисе сугышта хәбәрсез югала. Кыз авыл мәктәбендә тырышып укый, белемле була. Укуны тәмамлагач, аны мәктәпкә пионервожатый итеп билгелиләр. Шактый эшләгәч, башлангыч сыйныф укытучысы итеп куялар. Казан педагогия училищесын тәмамлый. 40 елдан артык туган авылы мәктәбендә укучыларның нәни кулларыннан тотып, хәреф язарга, хәреф танырга, акны карадан аерырга, кеше булып калырга өйрәтә. Башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләү дәверендә укучылары белән еш кына урманнарга экскурсияләргә бара торган булганнар, кышын исә чаңгыда шуарга чыкканнар. Элек укытучылар агит-масса эшләрен дә алып барганнар. Клубта концерт-спектакльләр куйганнар, тимурчылык эше дә бик актив барган. Барысының үзәгендә дә – тырыш, үә хезмәтен фидакарьларчә башкарган Халидә апа торган. “Халык мәгарифе отличнигы” дигән күкрәк билгесе – аның хезмәт елларына нәтиҗә. Ул һәрвакыт укучылары белән горурланып яшәгән. Укучылары да аны онытмаган, килеп, хәл-әхвәл белешә торган булганнар. 

Халидә Әхмәтшина авылдашы Камил абый белән гаилә корган, алда язганымча, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Камил абый 85 яшендә, ун ел элек вафат булган. 

Еллар буе йөзләгән балаларга җан җылысын, энергия, көчен эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шулай мөлаем булып кала алуы, ихласлылыгын югалтмавы – башкалар өчен дә үрнәк булып торыр. 
Ә килене Айсылу апаның кайнанасына тәрбия, хөрмәт күрсәтүе – кешелеклелек адымы. Нинди мөнәсәбәт күрсәтсәң, үзеңә дә шул әйләнеп кайта диләр, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Айсылу ханым үзе әйтмәсә дә, зәй-каратайлылар сер итеп, аның СВО зонасына дип, авылдагы башка волонтер апалар белән маскировка челтәре үрүен дә әйттеләр. Димәк, аның игелекле гамәлләре дәвам итә, алар чиксез. 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында үткән саннарда басылды. 

 

 

 


Нет комментариев