Татарстанда 2027 елда «Безнең ишегалды» республика программасын әзерләүгә керештеләр. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова сөйләде.
Алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елда ишегалды территорияләрен кабул итү тулысынча тәмамланган. Йомгаклар буенча 560 ишегалды территориясенең 494е кабул ителде. Ун муниципаль районда кабул итү эшләре тулысынча башкарылган. Казанда, Лениногорск һәм Чистай районнарында ачыкланган 86 кисәтүне бетерү таләп ителә. Эш агымдагы ай ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.
Киләсе ел программасына 4 муниципаль берәмлектә: Казан, Зеленодольск, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында 240 ишегалды территориясе кертелгән. Калган барлык муниципалитетлар «Безнең ишегалды» программасын төгәлләделәр.
Хәзерге вакытта төзекләндерүнең башлангыч схемаларын әзерләүнең актив стадиясе дәвам итә. Хәзерге вакытта тикшерүгә 240 схеманың 198е йөкләнгән. Кыска вакыт эчендә проектлауга керешү йөкләнде, аннары халык белән фикер алышулар башлана.
Төзелеш сезоны тәмамлану сәбәпле, халыктан килгән мөрәҗәгатьләр саны кимү күзәтелә. Ел башыннан программа адресына 5 меңгә якын гариза кергән, шуларның 266сы — соңгы ике атнада Республиканың 8 районыннан.
- Язгы һәм җәйге чорда 199 җәмәгать киңлегенә мониторинг үткәрелде. 1,5 меңнән артык кисәтү ачыкланган, шуларның 79% ы бетерелгән.
татар-информ
Нет комментариев