Татарстанның атказанган артисты Нурзадә халыкчанлыгы белән аерылып тора. Эчендәге тышында аның. Репертуарындагы җырлары да үзе кебек тормышчан, күңелгә ятышлы.
– Нурзадә, юбилеең булса да, укучыларыбызга яшеңне әйтмибез. Ә менә йөрәк ничәдә, анысы сер түгелдер?
– 18 дә (көлә). Иң күп дигәндә үземне 35 яшьтә кебек хис итәм. Бүген миңа 35 кенә булса, бөтенләй башкача яшәр идем.
– Үткән гомердә үкенечләр калган кебек...
– Үкенечләр дә түгел инде... Беренчедән, әти белән әни миңа мәдәният институтына укырга керергә рөхсәт бирмәделәр. Мин аларга үпкәләмим. Әти-әни һәрвакыт баласына яхшы булуын тели. Әти безнең бухгалтер булып эшләде. Математиканы бик яхшы укысам да, ул миңа: «Хатын-кызга санап утыру кирәкми, финанс институтына барасы түгел», – диде. Әни янына барсам: «Кызым, мәдәният институтына барма», – диде. Ул үзе режиссер һөнәрен алган иде. Ә мин биюче булырга хыялландым. Шуңа да үткәннәргә, мәктәпне тәмамлаган елларыма әйләнеп кайтсам, беркемне дә тыңламыйча хореография буенча китәр идем, һәм ансамбльдә түгел, аерым биюче булыр идем. Без бала чакта андыйлар бар иде бит, аларны тамашачы да исемләп белә иде: Кәүсәрия Сираҗетдинова, Равил Габдрахманов, Розалия Мостафина.
– Биюче булу хыялыңны тормышка ашыра алмасаң да, син барыбер ул бушлыкны ничектер тулыландырырга тырыштың. Һинд биюләрен дә биеп йөрдең.
– Әйе, бачатаны да өйрәндем әле. Юбилейларыма әзерләнгәндә вакытым тыгызрак, аны уздырып җибәргәч, тагын биюләргә йөри башлармын дип торам. Тамашачыларым да: «Элек бии-бии җырлый идең, хәзер биемисең», – диләр. Яшем бара бит инде, гәүдә төзелеше дә үзгәрә, ә биюче сәхнәдә яшьлеге белән матур. Шуңа күрә соңгы елларда сәхнәдә сикереп йөрүне туктаттым.
– Биюдән кала, тагын күңелне тырнаган үкенечләр бармы?
– Мин бүген ялгыз, сәламәтлегемә бәйле рәвештә балам да юк. Бәлки тормыш юлымда очраган ир-атларга башкачарак караган булыр идем. Ул вакытта бала да таба алмагач, кешене бәхетсез итәргә ярамый, дип уйладым. Ә бәлки мине аңларлык кеше очрамагандыр.
Ял итәргә дә яратам. Үзем генә чыгам да китәм. «Ничек син берүзең ялга барасың?» – дип гаҗәпләнәләр. Ә миңа шулай рәхәт. «Анда барыйк, монда барыйк», – дип аптыратучы да юк. Иптәш кызларым белән барып карадым. Ләкин мине тынычлыкта калдырырга кирәк. Телим икән – диванда ятам, диңгез буена төшеп кычкырып җырлап та утыра алам. Дөньядан шулай ял итәм. Ләкин телефонымны сүндермим, элемтәне югалтмыйм.
Чыганак: https://vatantat.ru
Нет комментариев