Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Куертма белән кукуруз таякчыклары катыру

Кирәк булачак: 2 пачка шикәрсез кукуруз таякчыгы (кукурузные палочки) 2 банка куертылган кайнатылган (вареная сгущенка) 1 пачка атланмай (сливочное масло) Бизәр өчен 1 пачка кокосовая стружка, торт өстенә сибә торган вак-вак төрле төсле посыпка, яисә m&ms шоколады.

Әзерләү:

Ике банка куертманы тирән савытка салып куярга.

Газ плитәсе өстендә 1 пачка майны тирән савытка салып кайнап чыкканчы эретергә кирәк.

Май кайнап чыккач, аны куертма өстенә салырга һәм миксер белән яхшылап бутарга.

Шуннан сон, тирән кәстрүлгә ике пачка кукуруз таякчыкларын салып, өстенә куертманы бушатырга, яхшылап бутарга кирәк.

Кукурузны, кул белән алып, тәлинкәләргә төзеп чыгарга һәм бизәп, бер сәгатькә суыткычка куярга.

Тәмле булсын!

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукуруз куертма белән кукуруз катыру