Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

КЫШНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНА ҺАВА ТОРЫШЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ

Быелгы кыш явым-төшемгә бай. Ул нормадан 128–222% ка артып киткән. Кар көртләре биеклеге 65 сантиметрга җитте. «Дөрес, алар, нигездә, Казанда һәм  республиканың көнбатыш районнарында гына», – дип сөйләде бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь.  

Быелгы кышның тагын бер үзенчәлеге: җепшек көннәрнең булмавы. Шуңа да кар көртләре өелде, дип аңлата белгечләр. Кырлач ае булуга карамастан, кырлач салкыннары әлегә күренми. Гадәттә, кач ману көннәрендә салкын була иде. «Быел зәмһәрир суыклар булмаячак», – дип белдерде метеофараз бүлеге башлыгы Ирина Трущина.  

Ялларда һава температураcы -4 +1 дән түбән төшмәячәк, карлы яңгыр, җил булуы көтелә. «Узган тәүлекләрдәге кебек бураннар булмый», – дип тынычландыра безне белгечләр.   

Кышның икенче яртысында да һава температурасы нормадан артмаячак дип фаразлана. Ә ул исә  гыйнвар аенда -13, февральдә -12,  мартта -5-7 градус тирәсе. Ирина Трущина аңлатуынча, безнең республика төньяк циклон астында. Ә ул арктик салкыннарга үтеп керергә ирек бирми. Шуңа да  температура нормадан түбән төшми.  

http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев