Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстан синоптиклары көчле салкыннар якынлашуы турында кисәтә

15 декабрь төнендә һәм иртән 13 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 19 градус салкын булуы ихтимал.

Татарстанда  аномаль җылы һава торышына алмашка шимбә, 15 декабрьдә, салкыннар килә. Бу турыда  Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

15 декабрь төнендә һәм иртән 13 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 19 градус салкын булуы ихтимал. Көндез һава температурасы -8...-13 градус булачак.

Бүген, 13 декабрьдә, төнлә -12 градуска (аязганда -16) кадәр салкынайтачак. Көндез температура -3 градус булачак.

Аязучан болытлы һава саклана. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда юеш кар явуы көтелә.

Юлларда урыны белән бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

фото:http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X